Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Пенсия түләүдәге үзгәрешләр 2015 ел башыннан лаеклы ялга чыгучыларга гына кагыла

Сорауларга район Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Фәридә Әгъләҗева җавап бирә. - Пенсия түләүдәге үзгәрешләр инде лаеклы ялда булганнарга ни рәвешле кагыла? - Пенсия түләүдәге үзгәрешләр һәм иминият өлешен яңача исәпләү 2015 елда һәм аннан соңрак пенсиягә чыгачак кешеләргә генә кагыла. Хезмәт пенсиясе 2015 елның 1 гыйнварына кадәр исәпләнгән гражданнар...

Сорауларга район Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Фәридә Әгъләҗева җавап бирә.
- Пенсия түләүдәге үзгәрешләр инде лаеклы ялда булганнарга ни рәвешле кагыла?
- Пенсия түләүдәге үзгәрешләр һәм иминият өлешен яңача исәпләү 2015 елда һәм аннан соңрак пенсиягә чыгачак кешеләргә генә кагыла. Хезмәт пенсиясе 2015 елның 1 гыйнварына кадәр исәпләнгән гражданнар акчаны билгеләнгән күләмдә алачаклар. Аның суммасы ел саен инфляциягә бәйле рәвештә кабаттан исәпләнеп барыла. Хезмәт пенсиясен исәпләгәндә хатын-кызларның хезмәт стажы 30 елдан, ир-атларныкы 35 елдан күбрәк булган икән, пенсия суммасы арта бара.
- Пенсия яше арттырылачакмы?
- Юк. Ул элеккечә үк хатын-кызлар өчен - 55, ир-атлар өчен 60 яшь кала. Шул ук вакытта пенсиягә соңрак чыгарга да мөмкинлек биреләчәк һәм ул, яңа кагыйдәләр буенча, файдалырак булачак. Пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткәндә пенсия яше кергәннән соң үткән һәр ел өчен пенсиянең иминият өлеше һәм билгеләнгән өлеше өчен тиешле коэффициент өстәлә. Мәсәлән, гражданин пенсия билгеләүне сорап яше җиткәннән соң өч ел үткәч мөрәҗәгать итә икән, иминият өлеше составында билгеләнгән түләү 19 процентка, пенсиянең иминият өлеше 24 процентка артачак. Тупланмалы өлеш шулай ук күтәреләчәк.
- Пенсия тупланмалары җыелган гражданнарның пенсияләренең тупланмалы өлеше белән нәрсә булачак?
Гражданинның хезмәт пенсиясен алу вакыты җиткәч, җыелган пенсия тупланмалары аларны инвестицияләү керемнәрен исәпкә алып, тулы күләмдә түләнәчәк. Аларны билгеләү һәм түләү тәртибе үзгәрми. Тупланмалы пенсияне исәпләү пенсия тупланмалары суммасын пенсия түләү көтелгән вакытка - 228 айга (2013 елда) бүлеп башкарыла. Әгәр, мәсәлән, пенсия билгеләүне сорап өч елга соңрак мөрәҗәгать итсәң, пенсиянең тупланмалы суммасы ул вакытта 192 айга бүленә. Пенсия түләү көтелгән вакыт федераль закон белән билгеләнә. Пенсия тупланмаларының бер тапкыр гына түләү, ашыгыч рәвештә түләү кебек башка төрләре дә саклана.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сорауҗавап

2
X