Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Пенсия фонды белгечләре халыкны авылларга чыгып кабул итә башлады

30 гыйнвардан Пенсия фонды идарәсенең Яр Чаллы районара бүлеге урынга чыгып мобиль клиент хезмәте күрсәтә башлады. Белгечләр мобиль офис эшен безнең районда Круглое Поле поселогыннан башладылар.

Күчеп йөри торган мондый мобиль хезмәтләр авылларда яшәүчеләргә уңайлылыклар тудыру максатыннан оештырыла. Өлкән яшьтәгеләрнең кайберләренә шәһәргә килү үзе проблема: сәламәтлегең булмау өстенә, транспорт табу, аңа түләү мәсьәләсе килеп баса. Ә күчеп йөри торган мобиль офислар пенсионерны үз авылында кабул итә. Кирәк икән, пенсия фонды хезмәткәре әби яки бабайның өенә дә килә. Мәгълүматлар базасы кул астында булган белгеч өлкәннәрне кызыксындыручы барлык сорауларга урында җавап бирә.

Күчмә мобиль офис «Россия Пенсия фонды» дип язылган һәм фонд логотибы куелган ак төстәге «Газель» автомобилендә хәрәкәт итә. Клиент хезмәте күрсәтүче автомобильнең салоны халык белән эшләү өчен тулысынча җиһазландырылган. Өстәл-урындыклар урнаштырылган, компьютер, ксерокс, принтер кебек техника куелган.

Реклама

Эшен Круглое Поледан башлаган мобиль хезмәт районның башка җирлекләренә дә чыгачак. Якын көннәрдә, җирлек башлыклары белән берлектә, әлеге хезмәтнең авыллардагы эш графигы төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия фонды

2
X