Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Минималь хезмәт хакы күләме арту эшмәкәрләр кесәсенә суга

Минималь хезмәт хакының күләме 2013 елның 1 гыйнварыннан 12,9 процентка артып, 4611 сумнан 5205 сумга җитте. Ләкин артканнан соң да әле ул яшәү минимумы күләменең 76 процентын гына тәшкил итә. Хезмәткәрләренә минималь хезмәт хакы күләмен генә биреп баручы яисә шул суммадан чыгып түләүче оешмаларда эшләүчеләр өчен бу уңай күренеш, әлбәттә....

Минималь хезмәт хакының күләме 2013 елның 1 гыйнварыннан 12,9 процентка артып, 4611 сумнан 5205 сумга җитте. Ләкин артканнан соң да әле ул яшәү минимумы күләменең 76 процентын гына тәшкил итә. Хезмәткәрләренә минималь хезмәт хакы күләмен генә биреп баручы яисә шул суммадан чыгып түләүче оешмаларда эшләүчеләр өчен бу уңай күренеш, әлбәттә. Ә менә шәхси эшмәкәрләр бу яңалыкка бер дә сөенмәгәннәрдер. Минималь хезмәт хакы күләме белән бергә шәхси эшмәкәрләрнең пенсия фондына түләүләре дә быел ике мәртәбә артты. Хәзер алар елга пенсия фондына 32479,20 сум акча кертергә тиеш булалар.

Мәҗбүри медицина иминияте буенча билгеләнгән түләү суммасы 3185,46 сум булды. Шулай итеп гыйнвар аеннан эшмәкәрләр Пенсия фондына һәм мәҗбүри медицина иминияте фондына узган елгы 17208,25 сум урынына 35664,66 сум акча түләргә тиеш булалар. Ә 2014, 2015 елларда бу сумманың тагын да артуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: минималь хезмђт хакы