Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Мәшгульлек үзәге ярдәме белән эш ачучыларның һәр өченчесе Пенсия Фондына бурычлы

Агымдагы елның 1 гыйнварына Пенсия фонды идарәсенең район бүлегендә иминият кертемнәре түләүче 3323 зат теркәлгән. Шуларның 2173е - предприятие һәм оешмалар, 1150се - акчаны мөстәкыйль рәвештә кертүчеләр, ягъни крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, эшмәкәрләр, адвокатлар һ.б. Алар узган ел пенсия фондына 1 млрд 11 млн 54 мең сум акча күчергәннәр. Бу 2012...

Пенсия фонды идарәсенең район бүлеге мәгълүматларыннан күренгәнчә, исәпләнгән кертемнәрне вакытында күчереп баручылар да бар, шул ук вакытта бурыч җыючылар да шактый. Мәсәлән, «Гигант» һәм «Ирек» авыл хуҗалыгы предприятиеләре хисап чорына кертемнәрне тулысынча күчергән, шулай ук 2014 елның 1 гыйнварына да аларның бурычлары бөтенләй булмаган. «Биклән» җитештерү кооперативы түләүләрне узган елга караганда 42 процентка арттырып кертеп, узган еллар өчен бурычын 9 тапкырга киметкән. «Трейс-99», «Комплектстройснаб» җәмгыятьләре түләүләрне 40-60 процентка, «Кама» агрофирмасы, Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе, «Камский» җитештерү кооперативы 15-30 процентка арттырып, 2010-2012 елгы бурычларын киметкән.
Иминият кертемнәре буенча бурычлары көннән-көн артучы оешмалардан «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесен, «Судостроительная компания «ТКТ», «Транслайн», «Верфь» җәмгыятьләрен, «Сельский хлеб» берләшмәсен атарга була. Крестьян-фермер хуҗалыкларына килгәндә исә, Иштирәктән И.Һадиевның, Бәткедән В.Губочкинның, Круглое Поледан Н.Дмитриеваның Пенсия фондына 95әр мең сумнан артык түлисе бар.
Шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары арасында Пенсия фонды идарәсенә 90-93әр мең сум бурычлылар да шактый.
Мәшгульлек үзәге ярдәме белән 2010-2012 елларда эш ачкан эшмәкәрләрнең һәр өченчесе иминият кертемнәре буенча Пенсия Фондына бурычлы.
Бурычларны түләтү буенча 2013 елда суд приставларына 44,8 млн сумга 1156 документ җибәрелгән. Бурычлының Россия Федерациясеннән читкә чыгуын чикләүне сорап судка 40 гариза юлланган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X