Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Күләме дә арта, файдалану юллары да

2012 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 6 процентка артып, 387640 сум тәшкил итәчәк. Сертификаты кулында булып, акчаның бер өлешеннән файдаланырга өлгерүчеләрнең калган суммасы инфляциягә бәйле рәвештә артачак.

Законлы акчасыннан сертификат хуҗасы бала туган яисә уллыкка алган көннән соң өч ел үткәч файдалана ала. Торак алу яки төзү өчен алынган (шул исәптән ипотека буенча да) кредитларны һәм займнарны түләү өчен гаилә акчаны балага өч яшь тулганчы ук тота ала.

Ана капиталын гаиләнең яшәү шартларын яхшырту, балаларны укыту, ананың хезмәт пенсиясенең тупланмалы өлешен баету, ягъни киләчәк пенсиясен арттыру өчен кулланырга мөмкин.

2011 елда ана капиталыннан файдалануның тагын бер юлы тәкъдим ителде. Акчаның башта яртысын, алты айдан соң калган өлешен шәхси торак төзелешенә кертү мөмкинлеге тудырылды. Йортларын 2007 елның 1 гыйнварыннан соң төзегән гаиләләргә дә ана капиталының бер өлеше белән чыгымнарын каплау мөмкинлеге бирелде.

Реклама

Узган елның ноябреннан ана капиталыннан файдалануда тагын үзгәрешләр кертелде. Хәзер сертификат ияләре акчаны балаларын укыту өчен генә түгел, мәгариф учреждениеләрендә тоту өчен дә юнәлтә алалар. Болар гомуми башлангыч, гомуми төп һәм гомуми урта белем бирү оешмаларына кагыла.

Пенсия фонды ана капиталын "бүлү" мөмкинлеге турында да искә төшерә. Мәсәлән, акчаның бер өлешен баланы укытуга, калганын ананың хезмәт пенсиясенең тупланмалы өлешен арттыруга тотарга була.

Гаилә капиталы акчаларыннан файдалану өчен РФ Пенсия фондының территориаль идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук кирәкле мәгълүматны www.pfrf.ru, www.pfrfrt.ru сайтларыннан табарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X