Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Хәзер ана капиталын кечкенә финанс оешмаларыннан алынган займны каплау өчен тотарга ярамый

Ана капиталы сертификаты алуны һәм куллануны көйләүче кануннарга үзгәрешләр керде. Әлеге законны 9 мартта Руссия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалады. Хәзер торак шартларын яхшыртуга яки йорт төзүгә бик кечкенә финанс(микрофинанс) оешмаларыннан алынган займны һәм аның процентларын ана капиталы белән каплап булмый. Закон нигезендә сертификат хужасы яисә аның ире микрофинанс оешмаларыннан...

Ана капиталы сертификаты алуны һәм куллануны көйләүче кануннарга үзгәрешләр керде. Әлеге законны 9 мартта Руссия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалады.
Хәзер торак шартларын яхшыртуга яки йорт төзүгә бик кечкенә финанс(микрофинанс) оешмаларыннан алынган займны һәм аның процентларын ана капиталы белән каплап булмый. Закон нигезендә сертификат хужасы яисә аның ире микрофинанс оешмаларыннан кала, торак шартларын яхшырту максатыннан төзелгән килешү займын кредит оешмасы, кредит куллану кооперативы яисә башка оешма - квартир алу, яисә йорт төзү өчен ипотека займы бирүче оешма белән генә төзи ала.
Канундагы үзгәрешләр шулай ук торак куллану кооперативларына өстәмә шарт куя. Хәзер, кооператив теркәлеп, өч ел эшләгән очракта гына ана капиталын беренчел яисә пай взносын капларга юнәлтергә мөмкин.
Моннан кала, тапшырылган документларның кем тарафыннан бирелгәнлекләрен Пенсия фонды территориаль органнары тарафыннан тикшеру мөмкинлеге закон белән каралган.
Элекке закон нигезендә Пенсия фонды органнары бирелгән мәгълүматларның дәреслеген ана капиталына дәүләт сертификаты биргәндә генә тикшерә иде. Шул ук вакытта сертификат алу белән аны куллану арасында бик куп вакыт үтәргә мөмкин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X