Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә

Бүген социаль җыелма өч төр хезмәтне үз эченә ала: - медицина ярдәме күрсәтү стандартлары нигезендә, табиб рецептлары буенча дарулар, медицина эшләнмәләре, инвалид балалар өчен махсус дәвалау продуктлары белән тәэмин итү; - авыруларны кисәтү максатыннан, медицина күрсәткечләренә нигезләнеп санаторий-курортларга бирелә торган юлламалар бирү; - шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук...

Бүген социаль җыелма өч төр хезмәтне үз эченә ала:

- медицина ярдәме күрсәтү стандартлары нигезендә, табиб рецептлары буенча дарулар, медицина эшләнмәләре, инвалид балалар өчен махсус дәвалау продуктлары белән тәэмин итү;

- авыруларны кисәтү максатыннан, медицина күрсәткечләренә нигезләнеп санаторий-курортларга бирелә торган юлламалар бирү;

- шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалау урынына бушлай бару һәм кайту.

Федераль закон ташламага ия гражданга социаль хезмәтләрдән югарыда саналган төрләрдә файдалану һәм акчалата алу мөмкинлеге бирә. Хезмәтләрнең барлык төреннән дә тулысынча яисә берсеннән яки икесеннән баш тартырга була. 2013 елның 1 апреленнән социаль хезмәтләр өчен айга 839 сум 65 тиен акча бүленә. Шуның 646 сум 71 тиене - дарулар алуга, 100 сум 5 тиене - санаторий-курортка юлламага, 92 сум 89 тиене транспорт хезмәтенә бирелә.

Әгәр кире уйламасаң, социаль хезмәтләрдән баш тарту турындагы гаризаны хәзер ел саен яңартып торасы түгел. Карарыңны үзгәртергә уйлаганда, 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кызганычка, бу эшне елның теләсә кайсы вакытында башкару мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия фонды пенсия тђэминаты