Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Булачак пенсионерлар игътибарына!

Россиядә ир-атлар 60 яше, хатын-кызлар 55 яше тулгач хезмәт пенсиясе билгеләүне сорап Пенсия фондының җирле бүлегенә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Картлык буенча хезмәт пенсиясе билгеләнсен өчен биш ел иминият стажы булу шарт. Хезмәт пенсиясе сорап гариза язучының түбәндәге документларны да теркәве сорала: - гариза, аны шәхсән үзе яисә законлы вәкиле тапшырырга...

Россиядә ир-атлар 60 яше, хатын-кызлар 55 яше тулгач хезмәт пенсиясе билгеләүне сорап Пенсия фондының җирле бүлегенә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Картлык буенча хезмәт пенсиясе билгеләнсен өчен биш ел иминият стажы булу шарт.

Хезмәт пенсиясе сорап гариза язучының түбәндәге документларны да теркәве сорала:
- гариза, аны шәхсән үзе яисә законлы вәкиле тапшырырга тиеш.
- Россия гражданнары өчен шәхесне, яшьне, яшәү урынын, гражданлык хәлен раслаучы документ - РФ гражданины паспорты; чит ил гражданнары һәм гражданлык хокукы булмаганнарга яшәү урынына рөхсәт биргән документ, хәрби билет, никахны теркәү яисә аерылу турында таныклык, бала туу турында таныклык һәм башка шундый документлар;
- мәжбүри пенсия иминиятләштерүе турында иминият таныклыгы;
- мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе системасында иминиятләштерелгән зат буларак теркәлгәнгә кадәр эшләгән урыннардан документлар;
- боларга өстәп, 2012 елның 1 гыйнварына кадәр теләсә кайсы чорга рәттән 60 ай өчен уртача хезмәт хакы турында, хезмәткә яраксыз гаилә әгъзалары турында белешмәләр, пенсияне алдан билгеләү өчен эшләгән урындагы стажны раслаучы белешмә, билгеләнә торган пенсиянең төренә карап башка документлар.
Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре мәгълүматларны тикшереп, кирәк булган очракта өстәмә документлар әзерләргә кушачаклар.
Пенсия фонды гражданнарга документларны алдан җыю һәм тикшертү мөмкинлеге бирә. Бу вакытта документлар белән эшләү пенсия алу хокукына ия булачак көннән өч ай алдан, пенсияне алдан билгеләгән очракта сигез ай алдан башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионный фонд пенсия фонды пенсия артуы