Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Үз эшен ярата ул

Укытучы һәркайсыбызның шәхес буларак формалашуында ул зур роль уйный. Белем дөньясына алып керүче дә, әхлак тәрбиясе бирүче дә ул. Әгәр без бу дөньяда нинди дә булса дәрәҗәгә ирешкәнбез, җәмгыятькә кирәкле зат булып өлгергәнбез икән, иң беренче чиратта әти-әниләребезгә һәм укытучыга бурычлы.

Үткән гомерне юкка гына аккан суларга тиңләмиләр икән. Шушы көннәрдә Мус. Завод урта мәктәбенең математика укытучысы, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Резида Гәрәева үзенең гомер бәйрәмен каршыларга җыена.
Гүзәл Актаныш төбәгендә, Чалманарат авылында ишле гаиләдә туып-үсә кыз. Урманының саф һавасын сулап, чишмәләренең салкын, шифалы суларын эчеп, болын чәчәкләрен иснәп үскәнгәдер, ул зифа, сылу кыз булып буйга җитә. Бер эштән дә тайчынмый, нәрсәгә тотынса, шуны җиренә җиткереп, үҗәтләнеп, булдырам, дип эшли.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Алабуга педагогия институтының педагогика һәм башлангыч сыйныф укытучылары әзерли торган факультетына укырга керә. Студент чаклар шаулап-гөрләп үтеп тә китә. Кулына диплом алган белгеч 1983 елда туган авылында эшли башлый. Өч ел укытканнан соң язмыш Мус. Завод авылына алып килә. Алабугада белем алганда Резида бирегә еш кунакка кайта торган була. Ник дисәң, иң олы апалары Гөлчирә - бу авыл килене. Шул дәвердән чирек гасыр үткән. Ире Әлфир белән бер ул тәрбияләп үстерделәр. Уллары Алмаз мәктәптә укыганда ук авыл, район сәхнәләреннән төшмәде. Район укучыларының "Балкыш" сәнгать фестивальләрендә даими алып баручы, оста шигырь сөйләүче булып үскән егетебез хәзерге көндә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты. Атна саен "Яңа гасыр" телеканалында "Яшьләр тукталышы" тапшыруын алып бара.

Укытучы күп вакытын мәктәптә укучылар арасында үткәрә. Тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшең сәгатьләр белән генә үлчәнми. Тәүлек буена сузыла дисәң дә һич арттыру булмас. Ашкынып мәктәпкә бару, көн саен балалар белән күзгә-күз очрашу, аларның шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашу үзе бәхет түгелмени? Мәктәптә математика укытучысы җитмәгәч, яңа белгечлек алды. Узган уку елында беренче карлыгачлары дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы үттеләр. Бүгенге көндә укытучы IX сыйныф укучылары белән яңа сынауларга әзерләнә. Район мәктәпләренең директорлары каршында математикадан ачык дәрес күрсәтеп, беренче сынауны уңышлы үттеләр. Дәресләрендә яңа мәгълүмати-технологик алымнарны теләп куллана. Авылыбыз өлкәннәрен компьютер серләренә өйрәтү максатыннан оештырылган түгәрәк җитәкчесе дә әле ул.

Резида Миннәхмәтовнаның математика предметыннан башка мавыгулары да бар. Балаларны шашка-шахмат уены серләренә өйрәтә. Мәктәп командасы инде ничә еллар шашка һәм шахмат буенча призлы урыннарны яулап килә. Ул үзе дә район ярышларыннан буш кул белән кайтмый, тәнәфесләрдә мәктәп коридорында махсус көйләнгән өстәлләрдә укучылар шашка, шахмат уйныйлар, осталыкларын чарлыйлар.

1997 елдан алып мәктәптә директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли. Укытучыларны, укучыларны төрле конкурсларда катнашырга рухландыручы да ул. Менә шундый тынгы белмәс кеше ул безнең Резида. Киләчәктә дә аңа эшендә, тормышында уңышлар гына юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы Мус. Завод урта мђктђбе