Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Уку алдынгыларына «Гигант» хуҗалыгы исеменнән грантлар тапшырылды

Яңа поселогы мәктәбен быел 10 укучы тәмамлый (IX сыйныфны - 23). Алар - ак алъяпкычлы кызлар, килешле костюм-чалбарлы егетләр - бәйрәмнең иң түрендә. Дөрес, алда әле бердәм дәүләт имтиханнары. Аларны уңышлы гына тапшырсалар, бу егет-кызларны олы юл - мөстәкыйль тормыш юлы көтә. Гомергә истә калырлык мизгелләрнең берсе булган соңгы кыңгырау...

Яңа поселогы мәктәбен быел 10 укучы тәмамлый (IX сыйныфны - 23). Алар - ак алъяпкычлы кызлар, килешле костюм-чалбарлы егетләр - бәйрәмнең иң түрендә. Дөрес, алда әле бердәм дәүләт имтиханнары. Аларны уңышлы гына тапшырсалар, бу егет-кызларны олы юл - мөстәкыйль тормыш юлы көтә. Гомергә истә калырлык мизгелләрнең берсе булган соңгы кыңгырау тантанасын район башлыгы Васил Хаҗиев ачып җибәрде. Ул бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортларында белем алуларын, калган укучыларга күңелле җәйге каникуллар теләде.

Аннары ел буе яхшы билгеләргә укыган, район олимпиадаларында җиңү яулаган, республикакүләм конкурсларда катнашып зур уңышларга ирешкән укучыларга «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамовның махсус грантлары тапшырылды. Тимур Бариев, Айгөл Нуретдинова, Зөлфәт Шәрифуллин, Ландыш Махянова, Гадел Иванов, Ләйсән Шәрифуллина, Алия Солтанова, Валерия Заикина, Егор Безпальчук, Алия Госманова, Нәфис Салихов, Сөмбел Хөсәинова, Ильмира Солтангәрәеваларны, «Иң актив сыйныф» номинациясендә грант җиңгән VII һәм II сыйныфларны Риф Хәнифович шәхсән үзе котлап бүләкләде.

Чыгарылыш сыйныф укучылары исеменә тантанага килгән ветеран-укытучылар, ата-аналардан матур теләкләр күп яңгырады. Ә алар үзләре 11 ел буе белем һәм тәрбия биргән педагогларга эчкерсез рәхмәт сүзләре әйттеләр, чәчәкләр бүләк иттеләр. Һәм менә иң дулкынландыргыч минутлар - унберенчеләр өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Ул мәктәп белән саубуллашасы егет-кызларга хәрле юл фатыйхасы булып яңгырады.

Бәйрәм тантанасыннан соң, XI сыйныф укучылары безнең белән үзләренең уй-кичерешләре белән уртаклашты.

- Мәктәп белән хушлашыр вакыт җитүгә әле ышанып та булмый. Быел сыйныфташларыбыз белән бигрәк тә якынайдык. Унбер ел бергә укыган дуслар белән аерылышу авыр булыр инде, - диде Ильмира Солтангәрәева.

- Бүген барыбыз да дулкынландык. Унбер ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Ә алда мөстәкыйль зур тормыш юлы көтә. Безгә белем, тәрбия биргән укытучыларыбызга зур рәхмәт, - диде Егор Безпальчук.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев