Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукай районындагы физика укытучысы кояш тотылуны фотога төшергән (фото)

Тукай районының Боерган авылы мәктәбендә физика укытучы Равил Шәйхулов кояш тотылуны фотога төшергән. Моның өчен ул дәрестә электр дугаларын күзәтү өчен кулланыла торган махсус фильтр ны штативка беркетеп, мәктәп тәрәзәсе аша күккә карата. Массакүләм мәгьлүмат чараларында кояш тотылуның вакыты Казанда 13 сәгать 30 минуттан соңрак башланачагы алдан ук әйтелгән була....

Тукай районының Боерган авылы мәктәбендә физика укытучы Равил Шәйхулов кояш тотылуны фотога төшергән. Моның өчен ул дәрестә электр дугаларын күзәтү өчен кулланыла торган махсус фильтр ны штативка беркетеп, мәктәп тәрәзәсе аша күккә карата.
Массакүләм мәгьлүмат чараларында кояш тотылуның вакыты Казанда 13 сәгать 30 минуттан соңрак башланачагы алдан ук әйтелгән була. Кызганычка каршы, эш вакытына туры килү сәбәпле, Равил Харрасович һәм берничә урта сыйныф укучысы кояш тотылуның соңгы фазасын гына күзәтергә өлгерә. Шулай да бу бик сирәк очрый торган күренешне фильтр аша гади цифрлы фотоаппаратка да төшерә. Интернетка куйган бу фотоларны өч көн эчендә 200 якын кеше караган.
Әлеге фотолар аша физика укытучысы киләчәктә балаларга астрономия нигезләрен, яктылык таралу законнарын аңлатырга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев