Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукай районы Мусзавод авылыннан Әдилә Вильданова татар телен иң яхшы белүче укучы!

8-10 февраль көннәрендә Казанда татар теле буенча республикакүләм олимпиада үтте. Анда Татарстанның барлык шәһәр-авылларыннан 200 якын 7-11 сыйныф укучылары катнашты. Тукай районы данын Мусзавод мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Әдилә Вильданова яклады, һәм сынатмады. Мөкин булган 100 баллның 96,5 җыеп, ул җиңүче исеменә лаек булды. Өч сәгать дәвамында балалар 25 тест...

8-10 февраль көннәрендә Казанда татар теле буенча республикакүләм олимпиада үтте. Анда Татарстанның барлык шәһәр-авылларыннан 200 якын 7-11 сыйныф укучылары катнашты. Тукай районы данын Мусзавод мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Әдилә Вильданова яклады, һәм сынатмады. Мөкин булган 100 баллның 96,5 җыеп, ул җиңүче исеменә лаек булды. Өч сәгать дәвамында балалар 25 тест үткән, шул вакытта аларның теоретик һәм гамәли белемнәрен тикшергәннәр. Быелгы чараның үзенчәлеге - иҗади бирем дә кертелүе. Әдилә һәм башкалар Әмирхан Еники әсәре буенча инша язган. Гел "бишле"гә укучы райондашыбызга биремнәр авыр тоелмаган.

Әдиләнең бу чарага әзерләүче - инде 17 ел татар теле һәм әдәбиятын укытучы Лилия Вильданова. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Лилия Равиль кызының тагын бер укучысы , Рузилә Вәлиева да шушы көннәрдә Казанда үткән татар әдәбияты буенча олимпиадада катнашты,ул - алдынгы(призер)лар рәтендә.

Фотода (сулдан уңга)Лилия Вильданова (Мусзавод авылы мәктәбенең татар теле укытучысы), Әдилә Вильданова (Мусзавод авылы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы), Данис Шакиров (КФУ аспиранты, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетының ТР татар иҗтимагый оешмалары белән эшләүче бүлеге башлыгы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев