Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сәмәкәй мәктәбендә соңгы кыңгырау заманча итеп төзекләндерелгән спорт залын карау белән тәмамланды

Сәмәкәй мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме бу юлы да бик җылы мохиттә үтте. Тугызынчы сыйныфны 5 укучы тәмамлый - Алмаз Гыйльфанов, Альбина Аждер, Алинә Минвәлиева, Ләйлә Сабирҗанова, Айназ Сәлахетдинова. Бәйрәмчә матур итеп киенгән егет-кызларның урыны сәхнә түрендә булды. Беренче имтиханнарын (ул татар теленнән булган) 4-5 билгеләренә генә биргәннәр. Һәммәсенең укуда, спортта...

Сәмәкәй мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме бу юлы да бик җылы мохиттә үтте. Тугызынчы сыйныфны 5 укучы тәмамлый - Алмаз Гыйльфанов, Альбина Аждер, Алинә Минвәлиева, Ләйлә Сабирҗанова, Айназ Сәлахетдинова. Бәйрәмчә матур итеп киенгән егет-кызларның урыны сәхнә түрендә булды. Беренче имтиханнарын (ул татар теленнән булган) 4-5 билгеләренә генә биргәннәр. Һәммәсенең укуда, спортта һәм башка юнәлешләрдә уңышлары күп. Үзара да бик татулар.

Мәктәп директоры, 46 ел гомерен мәгариф системасына биргән педагог Миргасыйм Галимҗанов кулдагы бармаклар санынча гына булган бу балаларның һәммәсенә аерым тукталып, аларга аталарча җылы фатыйха сүзләрен әйтте. ТР мәгариф министры Энгель Фәттахов, район башлыгы Васил Хаҗиевның котлаулары җиткерелде. Авыл җирлеге башлыгы урынбасары Нәрисә Мисбахова балаларны, әти-әниләрне ихлас тәбрикләде.

Хисләргә бай, бик дулкынландыргыч чара булды ул. Бәйрәм башлануга сәхнәдә күз яшьләрен тыя алмый үксегән кызларның берсе артыннан һәммәбез җебеп төштек. Укытучылар, әти-әниләр дә, килгән кунаклар да яшьләрен сөртте. Бу аңлашыла да: икенче гаиләңә әйләнгән туган мәктәбең, укытучыларыңны калдырып олы тормыш юлына аяк басар чак җиткән. Үткән белән күпме матур вакыйга, шатлыклы мизгелләр бәйли. Яраткан укытучыларыңны, туган авылыңны калдырып читкә китәсе, анда яңа уку йортлары, бөтенләй башка тормыш көтә. Чыгарылыш сыйныф кызлары һәм егетләре үзләренең укытучыларына, тугыз ел буена аш пешергән апаларына, техник хезмәт күрсәтүчеләргә, әти-әниләренә җыр, шигырь юллары белән үреп, рәхмәтләрен җиткерделәр, чәчәкләр тапшырдылар. Биш баланың әти-әниләре - һәммәсе чыгып мәктәп коллективына, укытучыларга рәхмәтен әйтте. Альфира һәм Рәиф Исхаковлар үз уллары янына ике кыз баланы алып тәрбияләде. Бүген шуларның берсе - Альбина Аждер тугызны тәмамлады. Бу гаилә турында язганыбыз да бар, шушындый чараларга авылга килгәндә дә Альфира ханымның кызларым дип ничек борчылганы, кайгыртканын күреп китә идем. Сәмәкәйгә килгәндә татарча бер авыз сүз белмәгән бу балалар матур итеп Тукай телендә сөйләшә. Альфира ханым авыр вакытта һәрвакыт мәктәп директоры Миргасыйм Галимҗанов, укытучыларга киңәшкә килдем, дип рәхмәтләрен белдерде. Бу балаларны тәрбияләп олы тормыш юлына чыгару әлеге гаилә һәм педагогик коллективның олы, күркәм гамәле. Ана һәм кыз күз яшьләрен сөртә-сөртә педагогларга да, бер-берсенә дә рәхмәтләрен әйттеләр.

«Соңгы кыңгырау» бәйрәме мәктәп директоры Миргасыйм Галимҗановның чакыруы буенча заманча ремонт ясалган спорт залын карау белән тәмамланды. Биредә спорт белән шөгыльләнгәннән соң юыну бүлмәләренә кадәр ясалды. Шартлар бик әйбәт, авылда мондыйны күргән юк иде әле, диештеләр бөтенесе дә. Миргасыйм Галимҗан улы спорт залында шундый ремонт ясаган өчен район хакимияте башлыгы Васил Хаҗиевка рәхмәтләрен җиткерде. Гомумән, соңгы елларда бу бинада ел саен нәрсә дә булса төзелә, яңартыла тора. Ә бу социаль объектлар авыл халкына хезмәт күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев