Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сәмәкәйдә мәктәпне япмаганга рәхмәт укыйлар, Шилнәбашта балалар саны арта дип белем йортын киңәйтүне сорыйлар

Район мәктәпләрендә 1 сентябрь - Белем көне уңаеннан бәйрәм тантаналары үтте. Уку йортларына 2891 бала, шул исәптән 350 сабый беренче сыйныфка килде. Круглое Поле, Биклән, Теләнче Тамак, Иске Абдулда, Сәмәкәй мәктәпләрендә укучылар ремонттан соң яңартылган биналарга парталар артына утырды. Мәктәпләрдә капиталь ремонт программасы буенча әлеге максатка 50,6 миллион сум акча...

Район мәктәпләрендә 1 сентябрь - Белем көне уңаеннан бәйрәм тантаналары үтте. Уку йортларына 2891 бала, шул исәптән 350 сабый беренче сыйныфка килде. Круглое Поле, Биклән, Теләнче Тамак, Иске Абдулда, Сәмәкәй мәктәпләрендә укучылар ремонттан соң яңартылган биналарга парталар артына утырды. Мәктәпләрдә капиталь ремонт программасы буенча әлеге максатка 50,6 миллион сум акча тотылган, Сәмәкәй мәктәбен ремонтлауга республикадан өстәмә акча бүленде. Биредә мәктәп, җирлек Советы, ФАП, балалар бакчасы, клуб, китапханә бер түбә астына кертелде. Ә аңа кадәр, авылда балалар саны кимегән шартларда, зур бинада калган мәктәпкә ябылу куркынычы яный иде. Артык мәйданнарны файдалану, уку йортын саклап калу мөмкинлеген бирде. Әлеге максатка республикадан 9,8 миллион сум акча бүленде. Ремонт эшләре җәй буе барды. Алты оешманы туплаган зур бинаның түбәсе ябылды, җылыту системасы алмаштырылды, эчке эшләр башкарылды.
Яңартылган Сәмәкәй мәктәбенә быелгы уку елында 39 бала белем алырга килде, араларында Казаннан гаиләләре белән авылга кайткан Азат Салихов та бар. Былтыр укучылар саны 34 булган, аз булса да арту инде, бетәме, каламы дип торган мәктәп язмышы өчен һәр укучы алтын бәһасенә тиң. Тантаналы линейканы ачып мәктәп директоры Миргасим Галимҗанов балаларны, укытучылар коллективын, әти-әниләрне җылы котлады. Ул авыл мәктәбен саклап калган район җитәкчелегенә, бинада ремонт эшләрен башкарган төзүчеләргә, яңа уку елына сыйныфларны әзерләүдә булышкан әти-әниләргә рәхмәтен җиткерде. Мәктәп коллективын авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сәгыйтов та җылы тәбрикләде. Уку алдынгыларына, педагогларга Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Шилнәбаш мәктәбендә узган бәйрәм тантанасында муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев катнашты. Биредә балалар саны елдан-ел артып килә. Шуңа күрә мәктәпне киңәйтү ихтыяҗы бар. Мәктәп директоры Финсилә Шәрифуллинаның исәпләүләре буенча берничә елдан мәктәптә укучылар саны 140 ка җитәргә тиеш, бүгенге көндә биредә 116 бала белем ала. Финсилә Хантимер кызы җитәкчеләрдән уку йортының бинасын киңәйтүдә ярдәм итүләрен сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф