Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәме узды

Узган шимбәдә район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңлады. Унберенче сыйныфны - 99, тугызынчыны тәмамлаган 285 укучы өчен ул шулай ук мөстәкыйль тормышка керүнең иң беренче авазы булды.

Иске Дөреш мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәме турында дөрешлеләр бик матур эчтәлекле хат язып җибәргәннәр.
«Быел Иске Дөреш төп гомуми белем бирү мәктәбен алты укучы тәмамлый. Алар арасында 3 укучыбыз Сарман аграр лицеена укырга барырга теләк белдерделәр. Бәйрәмгә килгән район башлыгы Васил Хаҗиев чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына мөрәҗәгатъ итеп: «Кеше кайда гына, кем булып эшләмәсен, хезмәтне яратырга, җиргә якын булып яшәргә тиеш. Сезнең арада авылны, җиргә бәйле хезмәтне яратучы укучылар булуы сөендерә. Әлеге вакытта балалар алдында зур сынау тора. Ул да булса дәүләт имтиханнарын тапшыру. Ата-ана алдында яшьләргә дөрес юнәлеш биреп, киләчәктә үзләре яратып эшләрдәй һөнәр сайларга ярдәм итү бурычы куела», - диде ул. Аның сүзләренә район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Венера Шакирова да кушылып, укучыларны бәйрәм белән котлады, чыгарылыш сынауларында уңышлар теләде», - диелгән әлеге хатта. Барлык тәрбикләү сүзләреннән соң бәйрәм шигъри юллар, җыр белән үрелеп, соңгы кыңгырау истә калырлык матур узган.
Биклән урта мәктәбендә дә бәйрәмне бик күңелле уздырганнар. Быел биредә унберенче сыйныфны - дүрт, тугызынчыны ун укучы тәмамлый. Мәктәп ишегалдында үткән соңгы кыңгырау бәйрәмендә барлык мәктәп катнашкан. Чыгарылыш сыйныф укучыларының иң беренче укытучылары Лилия Фәрхетдинова аларга ун ел буе күз карасыдай саклаган дәфтәрләрне бүләк итеп тапшырган. Ун ел элек беренче сыйныф бусагасын атлап кергән, ә хәзер мәктәп белән хушлашучы яшьләр өчен әлеге бүләк зур сөенеч булды. Укучыларны олы юлга озатучы хәзерге сыйныф җитәкчеләре Алсу Мөбарәкшина исә укучыларын дөрес максатлар, теләкләр куярга өйрәтте: «Мин сезне аңлы-белемле итәргә, дөрес тәрбия биреп, иҗат орлыкларын күңелегезгә салырга тырыштым. Бүген мин теләкләремне чынга ашырдым дип уйлыйм. Сезгә дә тормышыгызда дөрес максатлар куеп, аларга ирешүегезне телим», - диде. Аннары ул һәммәсе өчен дә француз телендә бик матур җыр башкарды. Бәйрәмгә килгән районның граҗданлык бүлеге хәлләрен теркәү бүлеге башлыгы Эльмира Мостафина, авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, «Биклән» хуҗалыгы җитәкчесе Рафаэль Хаматов һәм башка кунаклар бик матур теләкләр, котлау сүзләре әйттеләр. Бәйрәм ахырында беренче сыйныфтан алып унберенче сыйныфка кадәр булган барлык мәктәп укучылары күмәкләшеп күккә шарлар очырдылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф

2
X