Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпләрдә – парламент дәресләре

Иштирәк урта мәктәбендә парламент дәресе үтте. Әлеге чарада беренчедән алып унберенче сыйныфка кадәрге укучылар катнашты. Балалар өчен файдалы әлеге дәресне уздыру укытучылар өчен дә, укучы балалар өчен дә уңайлы булсын дигән теләк белән парламент сәгате ике аудиториядә берүк вакытта үтте. Укучыларның яшь һәм сыйныф үзенчәлекләрен истә тотып, аларны 1-4, 5-11...

Бишенче һәм унберенче сыйныф укучылары алдында иң беренче булып авыл җирлеге башлыгы, депутат Рөстәм Закиров чыгыш ясады. Законнар ничек туа? Ничек гамәлгә керә? Менә шундый сорауларга җавапны үз эченә алган чыгышны балалар, яшүсмерләр зур игътибар, кызыксыну белән тыңладылар. Җирлек башлыгыннан соң сүз җебен үзләренә алган мөгаллимнәр: Илдус Закиров, тарих фәне укытучысы Римма Ризатдинова да укучылар алдында кызыклы әңгәмә үткәрделәр. Чыгыш-әңгәмәләрдән соң мәктәп укучыларына ТР Дәүләт Советы эшчәнлеге турындагы видеосюжет тәкъдим ителде. Ул алган белемнәрне ныгытырга, тирәнтен төшенеп аңларга ярдәм итте. Дәреснең йомгаклау өлешендә исә хокук темасына викторина, «Депутат портреты»н төзе кебек мавыктыргыч биремнәр бирелде. Укучылар барлык викторина сорауларына зур энтузиазм белән җавап биреп, барлык биремнәрне дә ярыша-ярыша үтәде. Башлангыч сыйныфларда үткән парламент дәресе исә үзгә булды. Ул балалар иртәсе рәвешендә узды. Әлеге чарага Петр I һәм Патшабикә, Николай II һәм Патшабикә персонажлары килгән иде. Шундый кызыклы алым аркылы башлангыч сыйныф укучыларына Россия әләме һәм гербының килеп чыгышы тарихы сөйләнде. Дәреснең икенче өлеше исә Татарстан Республикасы парламентына багышланды. Мөгаллим Гөлнара Гарифуллина 1-4 сыйныф укучылары арасында үткәргән парламент дәресендә материалны аңлату өчен тарихи персонажлардан файдаланды. Татарстан парламенты турында башлангыч сыйныфлар укытучысы Резидә Туктарова сөйләде. Әлеге чарада әти-әниләрнең дә актив катнашуы сөенечле булды, дип хәбәр итте Иштирәк урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Индира Туктарова.
Боерган мәктәбендә исә парламент дәресе сәяхәт формасында узган. «Конституция - илнең төп законы», «РФ һәм ТР дәүләт органнары», «Депутатлар» дип исемләнгән тукталышлардан торган әлеге эшлекле һәм мавыктыргыч гыйльми сәяхәт вакытында укучылар бик күп кызыклы мәгълүмат туплый алдылар. Дәрес вакытында «Законнар кайда туа?» исемле видеофильм, махсус презентацияләр һәм Дәүләт Думасы буйлап уздырылган виртуаль сәяхәт - парламент дәресенең матур өлгесе булды. Дәрес ахырында район Советы депутаты, Боерган авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камиляновның чыгышы да мәктәп укучыларында якты тәэсирләр калдырды, дип хәбәр ите мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлчәчәк Гыйлаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф