Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукай районында яшәүчеләрне Туган телләр көне белән котлыйбыз!

Телләр, кайсы гына милләтнеке булмасын, безнең мәдәни, рухи һәм әдәби мирасыбызны саклау, үстерү, милләтләр арасында татулык, бер-береңә хөрмәт саклау чарасы ул. Туган тел - бөтен нечкәлекләре, эчке тойгылары белән кешенең хисләрен, дөньяга карашын белдерү, милләтеңнең узганын өйрәнү, буыннар чылбырын саклау чарасы да. Туган телең сине дөньяга килгән көнеңнән алып гомерең...

Телләр, кайсы гына милләтнеке булмасын, безнең мәдәни, рухи һәм әдәби мирасыбызны саклау, үстерү, милләтләр арасында татулык, бер-береңә хөрмәт саклау чарасы ул. Туган тел - бөтен нечкәлекләре, эчке тойгылары белән кешенең хисләрен, дөньяга карашын белдерү, милләтеңнең узганын өйрәнү, буыннар чылбырын саклау чарасы да. Туган телең сине дөньяга килгән көнеңнән алып гомерең буе озата килә.

Чит телләрне дә белергә, өйрәнергә кирәк. Алар аралашу, башка культураларны белү, фикерләү, офыгыңны киңәйтү, рухыңны баетуга хезмәт итә.

Районыбызның күп милләтле халкын Туган телләр көне белән котлыйбыз. Төрле милләт кешеләре бер-беребезнең әдәби, мәдәни, рухи мирасын баетып, үзара аралашып, тату, матур яшик. Туган тел - бәя биреп бетергесез хәзинәбез, аны күз карасыдай саклап, буыннан-буынга тапшырыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 21 февраль – Халыкара туган тел көне