Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Беренче имтиханны тапшырдылар

27 май көнне район мәктәпләренең унберенче сыйныфын тәмамлаучы 117 укучы рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. Алар рәтенә шулай ук узган еллардагы чыгарылышлардан 3 укучы өстәлде. Узган ел, Яңа поселогында капиталь ремонт бару сәбәпле, имтихан бирү пункты итеп Кнәз мәктәбе билгеләнгән иде. Быел чыгарылыш сыйныф укучылары кабаттан Яңа поселогына кайтты....

27 май көнне район мәктәпләренең унберенче сыйныфын тәмамлаучы 117 укучы рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. Алар рәтенә шулай ук узган еллардагы чыгарылышлардан 3 укучы өстәлде. Узган ел, Яңа поселогында капиталь ремонт бару сәбәпле, имтихан бирү пункты итеп Кнәз мәктәбе билгеләнгән иде. Быел чыгарылыш сыйныф укучылары кабаттан Яңа поселогына кайтты. Үткән елдан аермалы буларак, быел имтихан вакыты да бераз озайтылды. Мәсәлән, рус теленнән сынауда балалар ярты сәгатькә озаграк утырдылар. Киләсе имтихан 30 майда. Ул көнне 13 бала биологиядән, 11 бала тарихтан, 1 бала информатикадан сынау узачак. 3 июньдә укучылар математика фәненнән мәҗбүри имтихан тапшырачак. Быел унберенчене тәмамлаучылар арасына ул көнне узган еллардагы чыгарылыштан 2 укучы өстәләчәк. 6 июньдә 34 бала физикадан, 6 бала инглиз теленнән, 10ысында 72 бала җәмгыять белеменнән, 13 бала химиядән белемнәрен сынаячак. 13 июньдә география һәм рус әдәбияты буенча имтихан бирергә барысы 7 бала шәһәргә барачак.

28 май көнне тугызынчыны тәмамлаучыларның да сынаулары башланды. Андыйлар быел районда 272 бала. Кичә алар математика фәненнән яңа формада дәүләт йомгаклау аттестациясе үттеләр. 31 майда тугызынчыларны җәмгыять белеменнән, физикадан, химиядән, инглиз теленнән, 4 июньдә рус теленнән, 7 июньдә тарихтан, биологиядән, информатикадан, географиядән, рус әдәбиятыннан сынау көтә. 11, 14 июнь - резерв көннәре. Шулай ук бер яки ике фәннән белемнәре "2"лелек дип бәяләнгәннәргә имтиханны кабат тапшыру мөмкинлеге бирелә. Моның өчен 21 һәм 24 июнь көннәре билгеләнгән.

Реклама

Район мәгариф бүлегендә хәбәр итүләренчә, быел тугызынчыны тәмамлаучы 272 укучының якынча 100ләбе укуын туган мәктәбендә дәвам итәргә җыена. Унынчыга баручыларның иң күбе, һәр елдагыча, Иске Абдулда. Быел, мәсәлән, биредә тугызынчыны тәмамлаучы 11 укучының 9ы үз мәктәбендә калырга ниятли. Ә мәктәптән китүче балалар, нигездә, автомеханика, медицина, педагогия, икътисад-төзелеш юнәлешләрендә китәргә планлаштыра. Шулай ук Сарман аграр колледжы филиалларына барырга теләүчеләр шактый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђгариф бердђм дђњлђт имтиханы имтихан имтиханнар