Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Зөләйха дусларын җыйды

Күптәннән инде бу кадәр җылы мохитле, үтә дә үзенчәлекле, иҗади табышларга бай, җылы, ихлас очрашу шатлыкларына уралган кичәдә булганым юк иде. Кичәне алып баручы да - укытучы, шагыйрә, рәссам һәм юбиляр Зөләйха Закирова үзе булды.

Калмия авылы мәдәният йортына ул көнне юбилярның авылдашлары, хезмәттәшләре генә түгел, күрше авыллардагы дуслары, иҗатташлары, шәһәрнең 1нче сәнгать мәктәбеннән дә кунаклар килгән иде.

Зөләйханың кояш кебек балкып, сәхнәгә килеп чыгуы булды, зал алкышларга күмелде. Аның кулында - символик йомгак. Оныгы белән бергәләп, шуны "сүтү"дән башлап җибәрде ул кичәне.

- Улым, бу йомгакта - минем узган гомер юлым. Сабый чак мизгелләре, тормышка ашкан яисә үкенечкә калган хыялларым, кылган изге гамәлләрем, хисләрем чайпалып түгелер чиккә җиткәч, ак кәгазьгә күчкән шигырь-нәсерләрем, горурлыгым, яшьлек хатирәсе булган укучыларым, аларга һәм үземнең биш нарасыема багышланган елларым, - дип сөйләп китте ул.

Кичәнең программасы шулкадәр оста төзелгән һәм бай эчтәлекле иде, ул кино тасмасыдай тезелеп барды, тойгы-хисләр, истәлекләр, тылсымлы мизгелләр күп булды.

Зөләйха Закированы мин күп еллар беләм. Күңелне тетрәндерерлек шигырьләре белән килеп керде ул күңелемә. Аралаша киткәч, мин аның фикер тирәнлегенә, дөньяга карашына, кыенлыкларга бирешмәс үҗәт холкына, иҗатта яна белүенә, гаделсезлекләргә битараф булмавына сокландым. Сыңар канат белән биш бала үстергәндә, авыл җирендә ирсез тормыш көткәндә кыенлыкларны аз күрмәде. Әмма аның беркайчан да зарланганы булмады. Бөгелмәде, сыгылмады, үзе инанган кыйбласына турылыклы, юк-барга вакланмас көчле рухлы, гаделлек үрнәге булып яши белде. Кимчелек, кырынлык сизсә, турысын әйтеп салырга да тайчынып тормый ул. Күңеле тулып ташыганда, Зөләйха кулына каләм ала: шигырьләр яза, рәсем ясый. Иҗаты үзенчәлекле, беркемне дә кабатламый, үзенә генә хас бай лирика аның шигырьләрендә. Гомере буе балалар укытты. "Укучыларымны сагынам, аптырагач, бер бала алдым әле тәрбиягә", - диде ул шаккатырып.

Менә шундый күркәм сыйфатларга бай кешенең юбилей кичәсе ничек инде гөрләп бармасын. Күпме рәхмәт сүзләре ишеттерделәр аңа, чәчәкләргә күмделәр.

Район мәгариф бүлеге башлыгы Р. Исаев, Калмия мәктәбе директоры А. Шәфигуллин аңа мәгариф өлкәсендәген хезмәтләре, яшь буынны тәрбияләүгә куйган тырышлыгы өчен ихлас рәхмәтләрен әйттеләр, Рәхмәт хаты тапшырдылар.

Калмия мәктәбе дигәннән, хөрмәтле укытучыларына менә дигән бүләк әзерләгәннәр. Укытучылар К. Тинчуринның "Зәңгәр шәл" пьесасыннан өзекне (З. Закирова үзе дә уйңнады) искиткеч оста сәхнәләштерсәләр, укучылар ансамбле инструменталь халык уен коралларында уйнап, матур җырлары белән сокландырды. Зал моңлы тавышлы җырчы Р. Әхмәтнуров чыгышын да җылы кабул итте.

Автор-башкаручы Р. Әхмәтханов шагыйрәнең бик күп шигырьләренә көй язган. "Моң" җырын ул бу кичәдә беренче тапкыр башкарды һәм залны чыннан да моңга күмде. Башка җырлары да күңелгә ятышлы. Рөстәм Зөләйханың шигырьләренә аваздаш яңгырашлы көйләр иҗат иткән.

Кызы Айзирә башкарган "Яулык" җыры да тамашачы өчен көтелмәгән матур бүләк булды. Җырчының тавышы бик үзенчәлекле, тансык. Әхмәтхановлар әтиле-кызлы залны моңга күмделәр.

Юбиляр сәхнәгә үзенең беренче чыгарылыш укучыларын чакыргач, зал бераз тынсыз торды. Әнә алар тезелешеп, укытучылары янына күтәреләләр. Кулларында - чәчәк бәйләмнәре, истәлек бүләкләре. Берсеннән-берсе күркәм ханымнар, ир-егетләр.

- Күбегезне күрмәгәнемә 20-25 ел үткән. Әле кайчан гына елый-елый аерылышкан идек, - дип колач җәеп, күңеле тулып каршылады аларны апалары.

Сәхнәгә 1нче шәһәр сәнгать мәктәбе укытучысы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык рәссамы М. Хаҗиев җитәкчелегендәге кунаклар күтәрелә. Алар юбилярны җылы котлап, аның күргәзмәгә куелган рәсемнәренә үз бәяләрен бирделәр.

- Кадерен белегез: сезнең авылда милли җанлы, чын иҗатчы, талант иясе яши, - диде М. Хаҗиев.

Аның сүзләрен хуплап популяр җырчы, Чаллы педагогия институты укытучысы, филология фәннәре кандидаты Д. Сибгатуллина җыр башкарды.

Районда үткән "Супер әби" бәйгесе җиңүчесе Г. Әһлиева, Калмиядан Г. Галиева, Л. Шәфыйкова Зөләйхага иҗат уңышлары теләделәр.

Ә инде котлар өчен сәхнәгә балалары, оныклары чыккач, Зөләйханың йөзендә якты нур, шатлык, горурлык хисләре чагылды.

Юбилярны котларга Күзкәйдәге иҗатташ дуслары да килгән иде. Авылның җырчы сандугачы Р. Хәсәновны тамашачылар алкышларга күмеп, кат-кат сәхнәгә чакырдылар, тәбрикләү сүзләрен дә яратып, җылы кабул иттеләр.

Кичәдә тагын бер нәрсәгә игътибар иттем: авылда өлкән сәнгать пәрвәрләргә алмашка яшьләр үсә. Биредә музыка мәктәбе булу да үз ролен үтидер. Балаларның җыр бәйгесендә катнашкан З. Әхкыямованы үсеп килүче талант дияргә була.

Берәр галәмәт уйлап тапмаса, Зөләйха булмый. Ахырдан ул, залга мөрәҗәгать итеп, февраль аенда туганнарны сәхнәгә чакырып, җылы котлап, үзләрен бүләкләде.

Бу кичә туган көн генә түгел, ә чын шигърият, сәнгать бәйрәме булды, тамашачыларның әле өч сәгать утырганнан соң да таралышасылары килми иде.

Әй, яшисе иде

Ерак юллар үтеп,
Максатларга җитеп,
Кайтып керсәң иде талчыгып.
Кочагыңны ачып,
Үпсәң иде шашып,
Әйтсәң иде: "Саумы, карчыгым!"

Карашыңнан кабынып,
Тыныңны да сагынып,

Күкрәгеңә синең капланыйм.
Исәнлегең күреп,
Яратуың сизеп,
Күз яшьләре белән шатланыйм.

Киемнәрең кагып,
Җылы сулар салып,

Сөлге тотып торыйм каршыңда.
Күзләреңнән үбеп,
"Шундый көттем!" - диеп,
Борчуларым сөйлим барын да.

Син бер генәм, диеп,
Сөелеп һәм сөеп,
Очып йөрим әле сөенеп.
Хан син тәхетемдә!
Шушы бәхетемә
Әй, яшисе иде тиенеп!

Авылыма

Мин булмасам әгәр, зәңгәр Ыгым
Туктап торыр иде акмыйча.
Анда үскән сердәш талларымны
Ничек түзим, сагынып кайтмыйча.
Кошлар очса, яулык болгап калам,
Синең кошларыңа охшатып.
Авылым, сиңа мәхәббәтем үскән
һәр үләнең белән тоташып.
Яланаяк йөргән сукмакларым
Бары синдә генә салынган.
Бер мин генәмени сине шулай
Бөтен җаны белән сагынган.
Бик сагындым, очып кайтыр идем,
Бер тургае булып кырларның
Күңелемдә сиңа багышланып,
Иң моңлысы йөри җырларның.

Балама

Ал гөлләр үсәчәк кырларым,
Күңелдә чыңлаган моңнарым,
Яктырып туачак таңнарым,
Сандугач куначак талларым - син, балам!
Вакытсыз сызылган сырларым,
Яңгырап өлгерми өзелгән кылларым,
Чәчемдә көмештәй юлларым,
Өметем сүнмәгән җырларым - син, балам!
Хисапсыз йокысыз төннәрем,
Баш куймый суынган мендәрем,
Шатлыклы, борчулы көннәрем,
Канатлар куелган иңнәрем - син, балам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният иќат