Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшь талантлар үзләрен «Туым Җондозы»нда сынады

Узган атнаның җомгасында районның Круглое Поле мәдәният йортында республикада һәр елны үткәрелә торган «Туым Җондозы» Раштуа фестиваленең якын-тирәдәге берничә район үзешчәннәрен берләштергән сайлап алу туры узды. Бездән әлеге фестиваль-конкурста Мәләкәснең «Питрау» ансамбленә йөрүче балалар һәм яшьләр, Бордының «Тәңкәләр» ансамбле һәм әлеге фольклор коллективларының аерым солистлары катнашты.

Керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, йолаларын үз эченә алган бу җыр-бию фестивале республикада инде алтынчы елын үткәрелә. Ул үзенә җыр-моң яратучы балаларны һәм яшьләрне берләштерә. Әйтергә кирәк, районның керәшен үзешчән коллективлары бу чарага елдан-ел ныграк тартыла, алар елдан-ел активлаша бара.
Зона туры башланырга шактый вакыт алдан ук бордылылар һәм мәләкәслеләр мәдәният йорты бинасының тамаша залында урын алганнар иде инде. Әнә алдагы рәтләрнең берсендә матур керәшен күлмәкләрен, аякларына талдан үргән чабаталарын киеп, сәхнәгә чыгарга әзерләнеп Мәләкәснең «Питрау» ансамбле кызлары утыра. Сәнгать җитәкчеләре Людмила Адамованың да борчылуы йөзенә чыккан. Сул рәттә - Бордының «Тәңкәләр»е. Әлеге ансамбльнең оешканына әле бер ел тирәсе генә. Сәнгать җитәкчесе Вера Рамазанова бу балаларны туплаганнан соң әле халык алдында берничә тапкыр гына чыгыш ясаганнар, ә мондый мәртәбәле конкурста беренче мәртәбә катнашулары.
Фестивальдә үзләрен күрсәтергә дип тагын Сарман, Әлмәт районнарыннан егет-кызлар, Чаллыдан Виталий Агапов җитәкчелегендә бер төркем яшьләр килгәннәр. Ләкин Түбән Кама, Зәй, Чистай, Мөслим, Лениногорскидан гына көтелгән кунаклар күренмәде. Һава шартлары куркытканмы, башка сәбәпләре булганмы - белмәссең...
Конкурста катнашучыларны мәдәният өлкәсендә, керәшеннәр дөньясында шактый танылган шәхесләр бәяләде. Жюри эшенә фольклорчы, сәнгать белгече, ТР Фәннәр академиясе каршындагы керәшеннәрне өйрәнү үзәге җитәкчесе Геннадий Макаров рәислек итте. Жюри составында шулай ук ТР Мәдәният министрлыгыннан традицион мәдәният үсеше үзәгенең фәнни хезмәткәре Эльвира Камалова, җырчы, композитор, ТРның халык артисты Виталий Агапов һәм башкалар бар иде.
Беренче булып сәхнәгә Сарман һәм Әлмәт районнарыннан килгән аерым солистлар чакырылды. Алардан соң талантларын сынарга тукайлылар чыкты. «Тәңкәләр» ансамбле ике керәшен көен башкарды. Әлеге ансамбльгә йөрүче башлангыч сыйныф укучысы Диана Чернова «Әйдә, туганнар, җырлыйк» һәм «Сагыныплар килдек без сезгә» керәшен җырларын җырлады. Диананың чыгышы жюрида аерата кызыксыну уятты. Тагын да ныграк игътибар белән тыңлау өчен җырның кайбер юлларын кабат сорап җырлаттылар. Ул көнне сәхнәгә шулай ук «Питрау» ансамбленнән Анна Саттарова, Валерия Михайлова конкурста аерым җырлар башкарды. Ансамбльнең балалар һәм яшьләр төркемнәре тамашачылар игътибарына шулай ук керәшен җырларын һәм биюләрен тәкъдим итте. Мәдәният йортына җыелган халык чаллылыларның җыр-биюләрен дә бик кызыксынып тыңлады. Бер чыгыш белән икенчесе арасындагы кайбер өзеклекләрне һәм алып баручы кызның - 2013 елгы «Питрау гүзәле» Елена Чулакованың русча сөйләвен исәпкә алмаганда, фестивальнең сайлап алу туры яхшы гына үтте. Сценарийны русча алып бару дигәннән, Виталий Агапов та оештыручыларга бу җәһәттән кисәтү ясады. Чыннан да, керәшеннәр бит русча сөйләшми!
Чыгышлар тәмамлангач, жюри әгъзалары һәм оештыручылар киңәшләшү өчен аерым бүлмәгә җыелды. Иң беренчедән, инде традициягә кергән бу фестивальнең чыннан да нәтиҗәсе бар дигән фикерне әйтте жюри - талантларны барлый, ача, зур сәхнәгә юл күрсәтә. Икенчедән, гореф-гадәтләребезне саклауның, аларны яңартуның бер юлы бит әле ул. Мәсәлән, үзем керәшен булсам да, оятыма каршы, бу кадәр күп керәшен җырларын беркайда да ишеткәнем юк иде. Виталий Агапов башкаруында беренче тапкыр үземнең туган авылым «Нарат Асты көе»н ишетү дә бик күңелле булды. Залда утырган һәркем җирле көйләрне башкарганда эчке бер горурлык кичергәндер, мөгаен. Ничек итеп милли орнаментлар кулланып биюләре тагын... Ә катнашучылар елдан-ел яхшырак әзерлек белән килә. Чыннан да, көчле тавышлы, бик тә моңлы балаларыбыз, яшьләребез бар икән бит. Аларны җыеп, милли киемнәребезне киендереп, сәхнәгә чыгарып бастырган сәнгать җитәкчеләре дә күп көч сорый торган, саваплы эш башкаралар.
Жюри Тукай районы үзешчәннәре чыгышында быел сизелерлек үсеш күренүен билгеләп үтте. «Безнең көндәшләр булып киләсез, - дип тә өстәп куйды Виталий Агапов шаяртып. - Шәһәрдә менә шушындый кечкенә балаларны сәхнәгә чыгарып кара син! Ай-яй, күп тырышырга кирәк», - диде ул. «Бу конкурска әзерләнгәндә иң мөһим булган бер нәрсәне онытмаска кирәк - программагызда җирле җырлар булсын. Керәшен интонациясен, әбиләр көен саклап кала алсак иде», - дип, сәнгать җитәкчеләренә үз киңәшләрен бирде Геннадий Макаров. Шулай ук балаларны һәм яшьләрне сәхнәдән читләштермәү өчен эстраданы да читкә куярга кирәк түгеллеген ассызыкладылар.
Озаклап утырып киңәшләшкәннән соң жюри һәр чыгышны яхшы дип бәяләде. Бордының яшь җырчы кызы Диана Чернованы берсүзсез I дәрәҗә диплом белән бүләкләргә дигән карарга килде. Гомумән, бу кызның бик өметле булуын билгеләп үтте ул. «Тәңкәләр» коллективына исә II дәрәҗә диплом бирелде. «Питрау» ансамбленең балалар һәм яшьләр төркемнәре I дәрәҗә дипломга, Анна Саттарова II дәрәҗә дипломга, Валерия Михайлова катнашучы дипломына лаек дип табылды. Хәзер бордылылар да, Мәләкәснең фольклор коллективы да үз талантларын күрсәтергә 26 гыйнварда Казанда үтәчәк республика конкурсына барачаклар. Безнекеләр район данына анда да тап төшермәсләр, җиңеп кайтырлар дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният 2014 ел – Мәдәният елы