Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшь киленнәр үзләрен күрсәтсен иде

Быел Сабантуй кунакларына милли традицияләребезне чагылдырган кул эшләре коллекциясен күрсәттем. Ул эшләрнең кайберләрен үзем башкардым. Мәсәлән, чит-читләре челтәрле кулъяулыкларны. Ә кайберләрен антиквариат кибетләреннән сатып алып, яңадан иҗади эшләнелеш таләпләренә туры китереп реставрацияләдем. Кайберләрен кул эшләре осталарына заказ биреп эшләттем. Шул рәвешле, халкыбыз традицияләрендә кул эшләренең тоткан урынын, аларның тәрбияви әһәмиятен күрсәтергә тырыштым. 

Сабантуйда халкыбызга гына хас сыйфатлар чагылган уеннар да булса, бәйрәмнәр тагын да күркәмрәк узар иде. Мәсәлән, яшь киленнәр ярышы үткәрергә мөмкин. Су юлы күрсәтү күренеше дә бәйрәмгә нур өстәр иде: чигүле алъяпкыч бәйләгән, бизәкле көянтә-чиләк белән суга баручы яшь ханымнар нинди матур булыр иде. Ә бит кияүгә чыкканда барыбыз да шундый гүзәл һәм оялчан булабыз. Өлкән апалар өйрәткән эшләрне отып калырга тырышабыз. Ә бу, үз чиратында, татарның әдәплелек өлгесе. Һәр авыл җирлегенең үз киленнәре бар. Ә нигә дип менә шушы матур күренешне Сабантуй мәйданында да күрсәтмәскә?! Су юлын Ак әби күрсәтә ала. Аны мәйданга затлы машинага утыртып алып килсәләр, бу тарихыбызга, олыларга зур ихтирам чагылышы булыр иде. Күренешне шаян төсмердә эшләргә дә була. Әйтик, кара күзлек кигән ике «тән сакчысы» Ак әбигә машинадан төшәргә ярдәм итә. Әби дә әле үз хәлендә. Күпне күргән әби булса да, таза-сау, ныклы авыл әбисе. Кыю, чая, бер дә картаерга ашыкмый, чөнки аңа традицияләребезне ышанып тапшырганнар һәм ул аны яшьләребезгә күрсәтә, шуннан канәгатьлек ала. Бу борынгылыкны яңача күрсәтү мисалы булыр иде.

Алсу ГАБДЕЛХАКОВА.
Мусабай Завод авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев