Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ветераннар арасында кайнатма кайнату буенча “Варенье шоу” программасы уздырылды

Калмия авылының мәдәният йортында шул бинаның директоры Ләйсирә Сәхибҗанова инициативасы буенча "Варенье шоу" оештырылды. Программада "Киңәш" ветераннар клубы әгъзалары катнашты.

Мәдәният йортының фойесында бик матур итеп "Варенье шоу" дип язып куелган иде. Коридорда куелган озын өстәлдә җиз самавыр кайнап утыра. Кичәгә килгән һәр ветеран кунакларга үзенең кайнатмаларын да тәкъдим итте. "Варенье шоу"да барлыгы 10 хатын-кыз катнашты. Оештыручылар һәр конкурсантка номер билгеләп тапшырды. Өстәлдәге кайнатмаларны килгән һәркем кабып карап, ошаган номер өчен тавыш бирде. Соңыннан комиссия әгъзалары нәтиҗәләр ясады.

Реклама

Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләре килеп тә җитте, җиңүчеләрне билгеләделәр. I урынга 68 яшьлек савымчы булып эшләгән Гөлүсә Галиева чыкты. II урынга Фирзания Галимҗанова лаек булды, ә III урын Г. Кашбеловага бирелде. Җиңүчеләр шикәр комы белән бүләкләнде һәм алар хөрмәтенә матур-матур җырлар башкарылды. Әйтик, I урынны яулаган Гөлүсә Галиева өчен Венера Имаметдинова җырлады. Фирзания Галимҗановага үз җырын социаль хезмәткәр Фәнзилә Зәйнуллина бүләк итте. Ә III урында калган ханым һәм барлык кунаклар игътибарына иң матур җырын авыл советы сәркатибе Гөлназ Фәрхетдинова башкарды.
Бәйрәмнең концерт өлешеннән соң барча кеше өстәл янына утырып, кем ничек итеп варенье кайната - шул турыда әңгәмә алып барды. Шул тәмле кайнатмалар белән яңа гына пешеп чыккан кайнар коймактан авыз итеп самавырдан хуш исле чәй эчтек. Соңыннан исә кичәгә җыелганнар үзәкләрне өзәрлек итеп җырлаучы Гөлүсә Галиеваның җырын тыңладылар. Бу күркәм кичә ветераннарыбызга бик ошады. Алар алга таба да шундый очрашуларны ешрак оештыруны сорап таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният

2
X