Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Туым җондызы» фестивале финалында – яшь тукайлылар

Керәшен җырларын яшь башкаручылар арасындагы традицион «Туым җондызы» - «Рождественская звезда» фестиваленең сайлап алу туры булып узды.

21 декабрь көнне Алабуга шәһәрендә Казан, Минзәлә, Мамадыш, Тукай районнарыннан килгән яшь башкаручылар осталыкларын сынадылар. Борды авылының «Тәңкәләр» балалар ансамбле керәшен халкының матур йоласы - «Пасха» күренешен сәхнәләштерделәр. «Тәңкәләр» ансамбле әлеге фестивальдә I урын яулады һәм финалга үтте. Халык вокалы номинациясендә солистлар Анастасия Корнилова - икенче, Диана Чернова I урын яуладылар (җитәкчеләре Вера Рамазанова). Мәләкәс авылы дуэты - Александр Прокопьев һәм Юлия Попова шулай ук I урын яуладылар (җитәкчеләре Людмила Адамова). Керәшен җырларын яшь башкаручылар арасындагы традицион «Туым җондызы» фестиваленең гала-концерты гыйнвар ахырында Казан шәһәрендә үтәчәк. Әлеге гала-концертны узган елгы жиңүчеләр, гран-при лауретлары - Мәләкәс авылының «Питрау» фольклор ансамле (җитәкчеләре Людмила Адамова) ачып җибәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев