Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районы артистлары Екатеринбургта Сабан туе үткәрәчәк

Тукай районының үзешчән артистлары Екатеринбург шәһәрендәге Сабан туе бәйрәмендә Татарстан республикасы исеменнән чыгыш ясаячак. 40 кешедән торган делегация бүген юлга чыкты. Тукайлылар шулай ук күчтәнәчкә Татартстан Дәүләт җыр һәм бию ансамблен дә алып бара. 13 июнь көнне алар Екатеринбургның Владимир Маяковский исемендәге ял паркында бәйрәм оештыруда катнаша. Быел Бөек Җиңүнең...

Тукай районының үзешчән артистлары Екатеринбург шәһәрендәге Сабан туе бәйрәмендә Татарстан республикасы исеменнән чыгыш ясаячак. 40 кешедән торган делегация бүген юлга чыкты. Тукайлылар шулай ук күчтәнәчкә Татартстан Дәүләт җыр һәм бию ансамблен дә алып бара. 13 июнь көнне алар Екатеринбургның Владимир Маяковский исемендәге ял паркында бәйрәм оештыруда катнаша. Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган музыкаль программа, уен һәм бәйгеләрдән тыш, кунакларны татар өе, ишегалды каршы алачак. Боерганнан эшмәкәр Айрат Арслангалиев барысын да милли ризыклар белән сыйлаячак. Мәйданчыкларда төрле һөнәр ияләре - чүлмәкче һәм татарча чигү осталарының эшен күзәтергә мөмкин булачак.

Фото http://xn--80acgfbsl1azdqr.xn--p1ai сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев