Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районында икенче оста куллар слеты узды (фото)

21 март көнне Круглое Поле поселогы клубында "Тукай районының II-нче оста куллар Слеты" узды. Слетка Комсомол, Круглое поле, Яңа поселогы ,Әҗмәкәй, Ильбухтино,Иске Абдул, Калмия, Кнәз авылларыннан үзләренең кул эшләре белән оста куллар килгән иде. Осталар бәйләү, чигү, тегү, төсле салфеткадан , бисердан , капроннан чәчкәләр ясау ,төрле җепләрдән бәйләп чәчәкләр...

21 март көнне Круглое Поле поселогы клубында "Тукай районының II-нче оста куллар Слеты" узды. Слетка Комсомол, Круглое поле, Яңа поселогы ,Әҗмәкәй, Ильбухтино,Иске Абдул, Калмия, Кнәз авылларыннан үзләренең кул эшләре белән оста куллар килгән иде. Осталар бәйләү, чигү, тегү, төсле салфеткадан , бисердан , капроннан чәчкәләр ясау ,төрле җепләрдән бәйләп чәчәкләр ясау , төсле кәгаздән искиткеч открыткалар иҗат итү ,агач материалыннан төрле-төрле мебель , картиналар ясау, кызыл балчыктан савыт-саба , сыбызгылар , төрле чүпрәк материалыннан, бәйләү җепләреннән уенчык курчаклар ясау белән шөгылләнәр икән. Уйлап карасаң күпме кул эшләре иҗат иясе бар икән районыбызда! Авыл кешесе, гомергә оялчан, инсафлы, үзенең булган талантын күрсәтергә читенсенеп, оялып яшереп ята, яисә күрсәтергә мөмкинлек юк аларга. Әле күбесенең ачылмаган иҗаты яшеренеп ятадыр. Безнең мәдәният үзәге нәкъ менә районыбыз осталарын , элеккеге гореф-гадәт , борыңгы әби -бабаларыбыздан бүгенге көнгә мирас булып күчә барган барлык иҗатны ,аларның уңай сыйфатларын ,күз карасы кебек саклап калырга һәм бүгенге көндә яшәүче халыкның аңына кертеп, борыңгыдан калган барлык яхшы сыйфатларның ни дәрәҗәдә кадерле һәм кирәкле икәнен төшендерү өстендә бик зур эш алып бара. Бүгенге оста куллар слеты шуны фаразлый да. Чыннан да, өстән генә уйлаганда, газета битләреннән укып кына бернәрсәне дә тулысынча аңлап, йөрәк аша үткәреп булмый. Ә инде үзең шунда булып, үз күзләрең аша кичереп, кулларыңа тотып карасаң, аның нәрсәдән һәм ничек ясалуын тыңласаң чыннан да, чын күңелеңнән куанасың. Баксаң күпме оста кулларыбыз бар икән районыбызда. Слеттан бары тик уңай нәтиҗәләр, матур фикерләр генә калды. Күбебез өйгә кайту белән кул астында булган әйберләрдән нидер иҗат итәргә керештек. Анда күргәннәрдән кичерешне язып кына аңлатырлык түгел. Хәер, әгәр кеше матурлыкны , кешенең уңай якларын күрергә өйрәнмәгән икән, ул аны берничек тә аңлый һәм күрә алмаячак. Өстәлдә тезелеп торган оста куллар иҗатын карап үтәсең , чыннан да матур. Ә инде ничек иҗат иткәннәрен тыңласаң, барысы да күңелгә үтеп керә һәм осталарга карата соклану, хөрмәт хисе уяна. Чыннан да аларның күңелләре саф, намуслары чиста. Минемчә шундый кеше генә матурлык иҗат итә ала. Мондый мәдәни чараларда , барлык уңайсыз уйлар, тормыш катлаулыклары онытыла, күңел ял итә.
Иске Абдул авылыннан килгән Клара апаның , үзенең иҗаты турында сөйләве күңелләрне нечкәртте, хәтта күзләрне чылатты. Әйе, әле без яшь чакта да яратып йөргән егетебезгә чиккән кульяулык бүләк итү бар иде. Мин дә кульяулык чигеп " Яшьлек бүләгем ,сакла гүзәлем" ,-дип шигырь юллары язып кульяулык бүләк иткәнем хәтеремдә. Клара апаның сөйләве күңел кылларын кузгатты, рәхмәт аңа.
Слетка килми калганнар бик күпне югалтты, дип уйлыйм мин үземчә. Кешенең уңай сыйфатларын күрә белү, тоя белү үзе бер кешелек сыйфаты. Мондый чаралар алга таба да оештырылып торсын.
Кибет -базарларга керсәң, җаныңа ни кирәк шул бар. Халыкның йорт- җире дә ерып чыккысыз байлык белән тулган. Тик күңелгә нидер җитми. Җан җылысы, бердәмлек җитми бугай. Ә бит борыңгы бабаларабыз бердәм яшәгән , бер телем икмәкне бүлеп көн итсә дә рухи байлык, мәтди байлыктан өстенерәк булган ул заманнарда. Ничек кенә көн күрмәсен җиренә җиткереп йоласын да үтәгән, бәйрәмен дә үткәргән. Ә бәйрәмнәр ул-халыкның бергәләшеп , бердәмлектән ямь табып үткәргән йоласы.
Бер -беребездән бары тик уңай сыйфатлар гына алып , нинди милләттән булуыбызга карамастан , һәр милләтнең матурлыгын , уңай сыйфатын күрә белеп , белгәннәребезне уртаклашып ямь белән , гамъ белән яшик дуслар.
Бу матур, мәгънәле чараны оештыручыларга, чараны үткәрүдә янып -көеп йөрүче Ильбухтино авылы мәдәният йорты җитәкчесе Ледяева С.В.га газета аша зур рәхмәтемне җиткерәсем килә, дип яза Әҗмәкәй авыл клубы җитәкчесе Зөлфия Шакирҗанова .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев