Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Туган як җырчысы

Иштирәк авылы мәдәният йортында «Без тарихта эзлебез» дигән тема астында әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәдә «Тамчыкай» балалар фольклор коллективы, өлкән буын әһелләре белән берлектә, әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне, авылыбыз тарихын үз эченә керткән күренешне сәхнәләштерделәр. Бәйрәмдә кызыклы уеннар, җыр-бию, шигырьләр күп яңгырады.

Әлеге чарага авылыбызда туып-үскән, бүгенге көндә бик күп китаплар иҗат иткән шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Хөсәен Җәгъфәр дә чакырылган иде. Аның исеме газета укучыларга яхшы таныш. Хөсәен Җәгъфәрнең шигырьләре «Якты юл», «Туган як» һәм башка газета битләрендә даими рәвештә басылып килә. Шәһәрдә яшәвенә карамастан, Хөсәен абый үзенең туып-үскән җирен, туган йортын, нигезен, якыннарын күрергә зарыгып, сагынып яши.

- Туган авылларын, торган җирләрен калдырып, читкә киткән кешеләр уңайлы шартларда яшәсәләр дә, мин аларны бәхетле димәс идем, - дип сөйли Хөсәен абый. - Ә менә үзләренең туган җирләрендә гомер кичерүчеләрне бәхетле җаннар дип саныйм.

Хөсәен Җәгъфәр сәхнәгә менүгә, залдагы авыл халкы аны көчле алкышлар белән җылы каршы алды. Хөсәен абый авылдашларына үзенең яңа шигырьләрен бүләк итте. Ул аларның һәрбер юлын күңеленнән, үз йөрәге аша үткәргәнлеге сизелеп торды. Хөсәен абыйның шигырьләре тамашачы күңеленә үтеп кереп, тирән уй-хисләргә чумарга мәҗбүр итте.

Бүгенге көндә Хөсәен Җәгъфәрнең шигърият киштәсендә бик күп шигырьләр һәм җыентыклар исәпләнә: «Адаштырмас мине юлларым», «Гомерләр бит сөеп туймаслык», «Кичерә һәм сөя белсеннәр», «Эх, бер урап гомер юлларын» һәм башкалар. Озакламый Хөсәен абыйның чираттагы китабы дөнья күрәчәк.

Газета укучыларыбызга шагыйрьнең бер шигырен тәкъдим итәбез.

Онытмаган туган авылым

Тагын кайтам менә авылыма,
Җир-суларым дәшеп кайтара.
Кай җирләргә китеп яшәсәң дә,
Җитми икән туган якларга.
Юл кырында үскән ак каеннар
Янәшәмнән атлап баралар.
Башакларын җилдә тирбәлдереп,
Арышларым каршы алалар.
Онытырсың дип ялгышканмын,
Таныйсың бит, авылым, таныйсың.
Ятсынмыйсың, миңа элеккечә
Үз малаең итеп карыйсың.
Талгын гына аккан инешеңнең
Әсир булып тыңлыйм тавышын.
Суларының көче җитәр микән
Басар өчен йөрәк сагышын.
Киртләч тауларыңа арка терәп,
Утырасым килә киерелеп.
Таныш сукмаклардан кайтып киләм,
Татлы хыялларга бирелеп.

Алия Закирова,
Иштирәк авылының китапханә мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәбият елы