Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Солдатларның җылы эчтәлекле хатларын укыдык

Кнәз авылы мәдәният йортында Россиянең төрле төбәкләрендә хәрби хезмәт үтүче солдатларның, аларның ата-аналары, якыннары һәм командирларыннан килгән хатларны уку кичәсе узды. Бүгенге көндә Кнәз авыл җирлегеннән 15 егетебез армия сафларында хезмәт итә.

Кичәгә бик күп яшьләр, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар, ата-аналар, авыл җирлеге халкы җыелган иде. Бәйрәмебезне мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Раузалия Габдуллина алып барды. Беренчеләрдән булып Кнәз авыл җирлеге депутаты, ветераннар советы рәисе Александр Волков чыгыш ясады.
Аннары исә хатлар укуга керештеләр. Солдат хезмәтенең үтә җаваплы булуын, Ватанны саклауның ни дәрәҗәдә горурлык хисе уятуын, нәкъ менә хәрби хезмәт вакытында гына мөстәкыйльлек, тырышлык, сабырлык, чыдамлыкка өйрәнеп булуын аерып язганнар солдатларыбыз. Аннары шунысы кызыклы: егетләр мәдәният йортында әниләренә багышлап җыр җырлауларын үтенгәннәр. Аларның сагынулары, юксынулары хатларында укыла, солдатларның әти-әниләренә багышлап язган шигырьләре дә үзәккә үтеп керерлек булды.
Хатлар уку концерт номерлары белән үрелеп барды. Бу көнне залда утыручылар өчен үзләренең яраткан җырларын Әхәт белән Рәзинә Әитовлар, Зөлфия Хәбибуллина, Сергей Захматов, Регина Хәйруллина, Зөлфия Гайнетдинова башкарды. Ә Татьяна Утробина улына багышлап «Яшь солдат» дип аталган җыр башкаргач, зал гөрләтеп кул чапты.
Кичә барышында хәрби бурычларын үтәгән вакытта һәлак булган Сергей Поповны, Валерий Пучининны, Валерий Максимовны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Концерт өлешен тәмамланганннан соң, кичә әзерләнгән чәй өстәле янында дәвам итте, кунаклар солдатлар җибәргән фотоларны карадылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният

2
X