Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шилнәбашта сабан туе күңелле узды

Татарстанның һәр авылындагы кебек үк безнең Шилнәбашта да Милли бәйрәмебез Сабантуй бик күңелле һәм күтәренке рухта үтте. Төп программа башланганчы ук халык төрле уеннарда, аттракционнарда, конкурсларда катнаша алды, сәүдә рәтләре үз товарларын тәкъдим итте.

Тантаналы өлеш Сабантуй флагын күтәрүдән башланды. Мондый дәрәҗәле эш быел авылның ветераннар советы рәисе Михаил Портновка, спорт ярышлары һәм хәйрия акцияләре активистлары Александр Гончаровка, Азат Закировка, Айнур Гыйльметдиновка насыйп булды.

Сабантуй кунакларын бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова, авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова, "Кама" агрофирмасыннан килгән вәкил Фоат Исламов һәм башка рәсми затлар тәбрикләде. Ольга Анатольевна бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән иганәчеләргә рәхмәтен белдерде, авыл җирлегенең Универсиадага әзерлектә катнашкан оешмаларына бүләкләрен һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

Бәйрәмнең иң тантаналы мизгеле - кыр батырларының мәйданга чыгуы. Менә Фоат Исламов аларны - Петр Пятибратовны, Александр Евстигнеевны һәм Рафаэль Гәрәевны үзәккә чакыра. Батырларга агрофирма исеменнән акчалата премияләр, авыл җирлегеннән кыйммәтле бүләкләр һәм татарның милли ризыгы чәкчәк бирелә.

Мәйданда җыр-биюләр, уеннар дәвам итте, җирлекнең иҗат коллективлары театральләштерелгән күренешләр белән чыгыш ясады.
Сабантуйның күркәм бизәге - милли көрәш. Көчле бил алышулардан соң быел Шилнәбашның абсолют батыры булып авылыбызның үз егете Раушан Могыйнов калды. Баш батырга тәкә бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабан туе мђдђният