Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шилнәбашта Питрау

Шилнәбаш авылында һәр ел саен Питрау бәйрәме уздырыла. Инде ун елдан артык 12 июль көнне авылдашлар, бөтен эшләрен читкә куеп, бәйрәмгә җыелалар.

Быелгы бәйрәм программасында кызыклы уен-конкурслар, элеккеге гореф-гадәтләргә сәяхәт, авылның үзешчән артистлары катнашында "Күңел ач, авылым" концерты, балалар һәм зурлар өчен күңел ачулар каралган иде.

Православие динен тотучыларның иң зур бәйрәмнәренең берсе - Питрау. Ул апостолларның каһарманлыкларын һәм аларның җирдәге хезмәтеннән мәхрүм ителүләрен искә төшерүче Питрау постыннан башланып китте. Питрау көнен бәйрәм итеп, апостолларның изге тормышларын, хакыйки инануларын яктыртып, Христос өчен газап чигүләрен искә алалар. Нәкъ менә шушы көнне Римда, христиан динен тотуда беренче булганнары өчен, Петр белән Павел җәзалана.

Ә бу мизгелдә, иртәнге тынлыкны бозып, кыңгырау тавышы кушылды, аңа башкасы иярде. Шулай бер-бер артлы кыңгырау чыңының аһәңе бөтен авылга, аның һәр почмагына изге апостоллар - Петр белән Павелның Шилнәбаш авылына килүләре турында шатлыклы сөрән салды...

Өлкән поп иерей Сергей изге гыйбадәт киеменнән, танылган һәм мактаулы апостоллар Петр белән Павел тарафына тирән хөрмәт күрсәтеп, бәйрәм гыйбадәтен һәм Илаһи Литургия тәүбә гыйбадәтен кыла. Кабат кыңгырау тавышы... Ул кырлар өстенә җәелеп, елгадагы су тамчыларына кушыла. Алар дулкын булып күтәрелә. Шул күңелне иркәләп сөендерүче дулкыннар тәэсирендә "Күңел ач, авылым" исемле концерт программасы башланып китте.

Сәхнәдә рус милли киемнәреннән алып баручылар - Гөлнара һәм Вероника Садыйковалар приход кешеләрен һәм авыл кунакларын сәламләп, аларны бәйрәмдә актив катнашырга чакырдылар. Бәйрәмне "Битлек" театр коллективы дәвам итте. Катнашучылары - Анастасия Абрамова, Анастасия Волкова һәм Ксения Гончарова сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр. Аларның сөйләме тәэсирендә туган изге нур кешеләр күңеленә үтеп кереп, аларның иң җылы, иң күркәм, самими хисләрен уятты.

Реклама

Шатлыклы, дәртле көй яңгырауга, яшел болында "Реченька-река", "Иван Купала" рус халык биюе белән "Чишмәкәй" халык хореография коллективы пәйда булды. Аларның биюләре шулкадәр матур иде, алкышлар бер минутка да тынып тормады.

Авыл халкы һәм кунакларга, Константин Титов һәм Мария Маратаева авыл халкына һәм кунакларга "Дом родной", "Гуляй Россия", "Незабудка", "Желаю" жырларын бүләк иттеләр. Аларга олысы-кечесе кушылды, кабат җырлауларын үтенделәр. Моңлы сандугачларыбыз, әлбәттә, карышып тормады, "Желаю" җырын дуэт белән башкардылар. Ә тамашачылар исә, бик рәхәтләнеп, әйлән-бәйлән уйнады.

Йолалар буенча Питрау көнендә өч тапкыр өч чишмәдә юынырга кирәклеген, бәлки, әле күпләр белмидер дә. Әлеге матур йоланы искә алу өчен, яшьләр белән элеккегедән килгән "Өч чишмә" конкурсын үткәрдек. Катнашучылар өч командага бүленеп, алып баручының сигналыннан соң, чиратлашып, өч чишмәдән чүмеч белән су чумырып алып юынырга тиеш иделәр. Егет-кызлар, хәтта бәбиле әниләр дә рәхәтләнеп чишмәдә коендылар. Гадәттәгечә дуслык җиңде. Барлык катнашучыларны да татлы нигъмәтләр белән сыйладылар.

Әмма моның белән генә конкурс тәмамланмады. Бәйрәмгә тагын бер йоланы өстәргә ниятләдек. Электән үк олы яшьтәге кешеләр "одолень" үләнен җыеп, әфсенләгәннәр. Без дә шул үләнне җыярга булдык. Ул ак төнбоек дип атала, әмма бездә үсмәү сәбәпле, аны үзебез ясарга уйладык. Балалар рәхәтләнеп чәчәкләр ясап, аларны бәйрәмгә килүчеләрнең барысына да бүләк иттеләр. "Бер кеше дә үзенең "одолень" үләне, ак төнбоек"сыз калмады.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: хәзер без барлык каршылыкларны җиңеп, авырлыкларны җиңел күтәрәчәкбез. Ә бу чәчәк исә һәр өйгә татулык һәм бәхет китерсен. Барлык приход кешеләре, кунаклар һәм бәйрәмдә катнашучылар һәрчак дус-тату, шат күңелле булып яшәсәләр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Питрау Шилнђбаш

2
X