Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шилнәбаш авылында бәйрәм чаралары бик җылы мохиттә үтте

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Шилнәбашта бәйрәм чаралары үтте. Беренчесесе - авыл китапханәсе каршында эшләп килүче «Ветеран» клубына йөрүчеләр көчләре белән «Әниләрнең күзләренә карагыз...» дип исемләнгән кичә. Чарада яраткан әниләренә, әбиләренә багышлап балалар шигырьләр укыдылар, бергәләшеп конкурсларда катнаштылар. Бәйрәмдә Шилнәбаш авылының мәктәп укучылары да актив булды, алар рәтендә Полина Бельская, Илнур...

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Шилнәбашта бәйрәм чаралары үтте. Беренчесесе - авыл китапханәсе каршында эшләп килүче «Ветеран» клубына йөрүчеләр көчләре белән «Әниләрнең күзләренә карагыз...» дип исемләнгән кичә. Чарада яраткан әниләренә, әбиләренә багышлап балалар шигырьләр укыдылар, бергәләшеп конкурсларда катнаштылар. Бәйрәмдә Шилнәбаш авылының мәктәп укучылары да актив булды, алар рәтендә Полина Бельская, Илнур Гыйниятуллин, Аделина Сәфәрова, Айнур Нургалимов, Раил Шәехов, Ринат Садыйков. Алардан балалар бакчасына йөрүче Демид Петриванов, Рома Березин да калышмады. Концерттан соң барча халык, бәйрәм табыны янында җыелып, рәхәтләнеп чәй эчте, тагын бер кат бер-берсен бәйрәмнәр белән котлады, дип хәбәр итте безгә «Ветеран» клубы җитәкчесе Нурзилә Бариева.
Икенче чара - гүзәл затларыбызга багышланган «Сиңа бердәнберебез» дип исемләнгән концерт. Бәйрәмне «Тополек» балалар бакчасына йөрүче Арина Мамутина, Алсу Хафизова, Виктория Мельникова һәм Анастасия Музоваткина «Кнопочка» биюе белән ачып җибәрделәр. Ариана Прокопьева белән Кристина Портнова, Елена һәм Иван Беспаловлар, Нелли Филиппованың җырлары, Вероника Садыйкованың «Аккош» исемле лирик биюе, Айсылу Дәүләтова белән Регина Сәлахованың шәрык биюе дә тамашачылар күңеленә хуш килде. Гөлнар Петриванова сөйләгән хатын-кызлар монологын залдагылар шулай ук бик бирелеп тыңлап утырдылар. Мәктәп укучылары Александр Гончаров, Айнур Гыйльметдинов, Герман Юст һәм Азат Закиров, сыйныфташ кызларына багышлап, гитарада уйнап, җыр җырлады. Бәйрәмдә чакырылган кунаклар да бик теләп катнашты. Алар арасында Регина Сәлахова, Рушания Мәрданова һәм әниләргә багышланган рэп стилендәге җыр белән Юрий Новокрещеновлар чыгыш ясады. Моннан тыш, Яр Чаллы шәһәреннән килгән үзешчән артистлар да бәйрәмгә бер ямь өстәде. Гомумән, бөтен кешегә концерт бик ошады, дип хәбәр итте безгә Шилнәбаш авылының «Нива» клубы директоры Ләйсән Мәрданова.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният

2
X