Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шагыйрь авылдашыбызны искә алдык 

Җәй – табигатьнең иң матур мәле. Балаларыбыз өчен бигрәк тә: рәхәтләнеп ял итәләр, сәламәтлекләрен ныгыталар, өлкәнрәк сыйныф укучыларының кайберләре, мисал өчен, безнең Күзкәй мәктәбе укучылары, урак өстендә хезмәт чыныгуы да алалар. Ә җәйнең иң матур көннәрендә алар мәктәп яны лагеренда рәхәтләнеп ял итте. Әле шәһәр белән танышырга Чаллыга чыгып киттеләр, аннан кайткач авыл тарихын, бүгенгесен өйрәнделәр, фермага барып, терлекчелек тармагындагы хәлләр белән дә танышып кайттылар, китапханәдә нинди генә чаралар үткәрелмәде.

Берсендә кунакка эколог Тәгъзимә Гыйззәтуллинаны чакырдык. Бик кызыклы әңгәмә рәвешендә табигать-экология дәресе булды ул. Шуннан соң балалар табигатькә чыгып, апалары сөйләгән белән чагыштырып, үзләре өчен туган як табигатенең кызыклы якларын ачтылар. Ә июнь аеның кояшлы матур бер көнендә мин балаларны авылдаш шагыйребез Фәннүр Сафинның туган көненә багышланган очрашуга чакырдым. Анда, балалардан тыш, шигърият сөюче авылдашлар, шагыйрьнең сыйныфташлары Вәсилә Маннапованы, Альбина Таһированы, авылыбызда яшәүче журналист, шагыйрьнең әдәбиятта беренче адымнарын яхшы хәтерләгән Заһидә апа Нәбиуллинаны чакырдык. Очрашуга Калмия авылыннан үзенең укучылары белән бергә Вера Сәлимова да килде. Балаларның йотлыгып тыңлаулары, үзләренең дә катнашып, авылдаш абыйларының шигырьләрен сөйләүләре ел саен үткәрелә торган мондый очрашулар эзсез калмый икән дигән фикеремне ныгытты. Ә менә мондый очрашудан шагыйрь абыйлары турында балалар күңелендә матур хатирәләр кала. Бу бик кирәк, авылдан чыккан танылган шәхесләребезне оныта барсак, без кемнәр булабыз?! 
Очрашу бераз моңсурак та, хатирәләргә дә бай булды. Сыйныфташлары Альбина Таһирова, Вәсилә Маннапова аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар, шагыйрь белән бергә укыган мәктәп елларын сагынып искә алдылар. Заһидә апа какча гәүдәле үсмер егетнең редакция каршында эшләгән әдәби берләшмәгә килүен, шул чагында ук аның шигырьләренең эчтәлеге, тирән хисле булуы белән башкалардан аерылып торуын искә алды. Укучылар Айзилә Кашалова, Фирүзә һәм Рузилә Гатиналар язучы абыйларының шигырьләрен сөйләделәр.
 Очрашу Фәннүр Сафин сүзләренә Риф Гатауллин язган «Ялгыз көймә» җырын күмәкләшеп башкару белән тәмамланды.
Тәнзилә ШӘЙХНУРОВА, 
Күзкәй авылы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев