Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Серле урманга сәяхәт

Укыту-тәрбия юнәлешендә төп максатларның берсе - балаларны кече яшьтән милли рухта тәрбияләү. Ә бу турыдан-туры Тукаебызга дәшү, аның матур әсәрләре аша бала күңеленә керү. Биклән авылы "Әллүки" балалар бакчасында үткәрелгән кичә моның ачык чагылышы булып тора. Бер чарада гына Тукай әсәрләрен укып, өйрәнеп бетерү мөмкин түгел, ә менә оста итеп...

Мин моңа "Әллүки" балалар бакчасының зурлар төркеме белән үткәрелгән "Серле урманга сәяхәт" дип аталган кичәне карагач тагын бер кат инандым. Һәр балага роль бирелгән, алар Тукай язган әсәрләрнең эчендә кайный, аңа күңеле белән кагыла, тоя, хисләнә.

Вакыйганың серле урманда баруы гына да бала күңеленә күпме төсмер сала. Ул моңа кадәр әби-бабайлары, әти-әниләре, тәрбияче апалары сөйләгән әкиятне, чын итеп гәүдәләндерә, хыяллана, образга керә.

Төп образда - Ак әби. Ул урманда балалар белән очрашканда ук: "Сез тәртипле, акыллы, эшчән, юмарт, сүз тыңлаучы балалар булмасагыз, бу серле урманга юлны таба алмас идегез", - дип балаларны үсендереп, аларның күңеленә изгелек орлыклары салып каршы ала.

Геройлар үзгәреп, бер әкияттән икенчесенә күчү балаларны гына түгел, без олыларны - тамашачыларны да ялыктырмый.

Серле урман аша үткәндә алар "Шүрәле"гә дә, "Кәҗә белән сарык"ка да, "Акбай"га да, "Бала белән күбәләк"кә дә, "Гали белән кәҗә"гә дә, "Су анасы"на да юлыгалар. Һәр герой аларны зирәклеккә, четерекле хәлләрдә югалып калмаска өйрәтә.

Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Шөкер, бөек Тукаебызның серле урманы һәрберебезнең күңелендә. Гасырлар аша югалмыйча буыннан-буынга күчә барган бу әкият геройлары, һичшиксез, бу сабыйлар күңеленә дә юл табар.

Бу урында туктап, сабыйларның эчкерсез, садә җанына бу илаһи нурны, яктылыкны иңдерергә алынган тәрбиячеләр Гөлнара Зыятдиновага һәм Рузилә Абдуллинага зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә.

Әйе, балаларның карурманны яки серле, могҗизалы урманны сайлавы иң якын кешеләре - әти-әниләреннән һәм сез тәрбиячеләрдән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният мђгариф