Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Сабантуй гүзәле –2015”бәйгесе: Тукай районының иң чибәр кызы Иске Абдулда яши (фото)

29 май көнне Биклән мәдәният йортында районыбызның «Сабантуй гүзәле - 2015» конкурсы үтте. Әлеге чара алып баручы Биклән мәдәният йорты директоры Рузилә Костина укыган «Татар кызы нинди була?» шигыре белән башланып китте. Нәкь шигырьдәге кебек әлеге бәйгедә сөйкемле, татар телен камил белгән, халкыбызның тарихын, йола, гореф-гадәтләрен өйрәнгән, тәрбияле, рухи бай,...

29 май көнне Биклән мәдәният йортында районыбызның «Сабантуй гүзәле - 2015» конкурсы үтте. Әлеге чара алып баручы Биклән мәдәният йорты директоры Рузилә Костина укыган «Татар кызы нинди була?» шигыре белән башланып китте. Нәкь шигырьдәге кебек әлеге бәйгедә сөйкемле, татар телен камил белгән, халкыбызның тарихын, йола, гореф-гадәтләрен өйрәнгән, тәрбияле, рухи бай, уен-көлке, җыр-биюгә оста булган кыз «Сабантуе гүзәле-2015» титулына лаек дип табылачак. Быелгы гүзәлне сайлау өчен мәртәбәле жюри әгъзалары түбәндәгеләр иде : мәдәният бүлеге җитәкчесе - Алсу Җаббарова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе -Эльвира Мостафина , мәдәният бүлегенең татар фольклоры буенча методисты - Зөфәк Галләмов Татарстанның атказанган артисты - Илнар Сәйфиев , «Сорнай» ансамбле солисты -Ильмир Ямалов .

Ниhаять, сәхнәдә - бәйгедә катнашучы кызларыбыз! Менә алар - Елена Чулакова (Борды), Алия Хәмидуллина (Калмаш), Алинә Хәсәнова(Биклән), Алия Вахитова (Иштирәк), Алсу Вәлиева (Иске Абдул). Беренче конкурс «Үзем турында үзем». Әлеге конкурста катнашучылар үзләре турында таныштырдылар, нәрсәләр белән кызыксынулары турында сөйләделәр. Кызлар икенче конкурска әзерләнгән арада тамашачылар Биклән авылының «Шатлык» бию коллективы башкаруында татар халык биюе карадылар. Алдагы конкурста кызлар берсеннән-берсе матур милли костюмнарда дефиле күрсәтте.Алдагы конкурс алдыннан тамашачылар өчен «Сорнай» ансамбле солисты Ильмир Ямалов төрле уен коралларында уйнады, Сөмбел Зарипова белән матур итеп җыр башкарды. Өченче - «Милли моңнар» дип аталган бәйгедә гүзәл кызларыбыз иҗади талантларын, җыр - биюгә сәләтләрен күрсәтте. Елена Чулакова «Ак розалар» җырын, Алия Хәмидуллина башкорт халык биюен, Алинә Хәсәнова сеңлесе белән әниләренә багышлап «Әнием» җырын, Алия Вахитова казах халык биюен, Алсу Вәлиева шаян татар халык биюен бик оста, тамашачылар hәм жюри күңеленә хуш килердәй итеп башкардылар. Дүртенче конкурс татар халык иҗатына багышланган «Мәңге югалмас хәзинәләр» дип аталды. Борды авылы кызы Елена үзе әбиләр булып киенеп, сәхнәдә оныкларына табышмаклар әйтте. Камаш авылы кызы Алия «Өч кыз» әкиятен сәхнәләштерде. Биклән авылы кызы Алинә татар халык җырларының килеп чыгышын сөйләде, халык җырлары турында шигырь укыды. Иштирәк авылы кызы Алия мәкальләр турында сөйләде, тамашачыларның да мәкальләр белүләрен тикшерде. Иске Абдул авылы кызы Алсу мәзәклэр сөйләп тамашачыларның күңелен ачты. Алдагы конкурс «Шигъри күңел» дип аталды. Әлеге конкурста конкурсантларыбыз татар классик шагыйрьләренең әсәрләрен яттан укып бирергә тиешләр иде. Барлык катнашучы кызлар да сугыш темасы яктыртылган шигырьләр сайлаганнар, бигрәк тә Х.Туфан, М.Җәлил иҗатларына өстенлек биргәннәр. Кызлар алдагы конкурска әзерләнгән арада «Шатлык» бию коллективы тамашачыларга заманча хип-хоп биюен тәкъдим итте, залдагылар, бигрәк тә яшьләр биюне бик яратып кабул итте. Белүебезчә, чын татар кызы халкыбызның милли гореф-гадәтләрен белу, җырга-моңга оста булуы өстенә алдынгы фикер йөртүче, заман белән бергә атлаучы, спортны яратучы да. Шуны истә тотып, алдагы конкурс «Хәрәкәттә - бәрәкәт» дип аталды. Бу конкурста кызлар спорт киемнәре белән заманча ритмнарда матур итеп хәрәкәтләнә белүләрен күрсәттеләр.

Конкурсант кызларыбызның зәвык белән әзерләнгән чыгышларын карый-карый вакыт үткәне сизелми дә калды. Жюри җиңүчене билгеләр өчен утырышка таралган арада тамашачылар өчен районыбыз үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы башланды. Назыйр hэм Назыйм Гыймазетдиновлар үзләренең иң матур җырларын башкарды, Назыйр Гыймазетдинов матур курай моңнарын яңгыратты, «Шатлык» бию коллективы кызлары испан халык биюен башкарды, Рузилә Костина, Лилия Сәхбиева, Сергей hәм Рузилә Костиннар иң дәртле җырларын бүләк итте.

Ниhаять, бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләре килеп җитте. Жюри әгъзалары hәрбер катнашучыга тырышып әзерләнгәннәре өчен, ә әти-әниләргә шундый матур, акыллы, талантлы кызлар үстергәннәре өчен зур рәхмәтләрен әйттелэр. Башка елдагы бәйгеләрдән аерымлы буларак, быел hәр катнашучы кыз аерым номинациягә ия булды. Алинә Хәсәнова «Иң күркәм кыз», Елена Чулакова "Иң оста җыр башкаручы", Алсу Вәлиева "Иң уңган кыз", Алия Хәмидуллина "Иң тыйнак кыз", Алия Вахитова "Иң сылу кыз" дигән номинацияләргә лаек дип табылдылар. Барлык катнашучы кызларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тамашачылар да, җанатарлар да, әлбәттә инде конкурсант кызларыбыз да зарыгып көткән кульминацион минутлар якынлашты. «Сабантуй гүзәле-2015» титулына лаек булган кызның исемен традиция буенча районыбызның мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Арслангалиевна яңгыратты. Иске Абдул авылы кызы Алсу Вәлиева яулады әлеге исемне.

Җинүчегә Сабантуй гүзәле таҗын, күкрәк лентасын «Сабантуй гүзәле -2014» җиңүчесе Биклән авылы кызы Диләрә Мәүләветдинова тапшырды. Катнашучыларны шулай ук районыбызның "Ак калфак" берләшмәсе җитәкчесе Резедә Гарипова котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәм ахырында мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Арслангалиевна бәйрәмне оештыручылар - район мәдәният бүлеге сәнгать җитәкчесе Алия Аликовна Мөхәммәтханова, Биклән мәдәният йорты хезмәткәрләре Рузилә hэм Сергей Костиннарга рәхмәт белдерде, эшләрендә уңышлар теләде. Ә үзләренең чибәрлекләре, осталыклары, кыюлыклары белән тамашачыларны таң калдырган кызларны без тагын бер кат район Сабантуенда курә алачакбыз, дип хәбәр итә Биклән мәдәният йорты директоры Рузилә Костина.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев