Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Республиканың керәшен чибәре – быел да Борды кызы

Узган атнада Мамадыш районы Жөри авылында һәр елдагыча шаулап-гөрләп Питрау бәйрәме үтте. Үзенә дистәләгән мең кешене җыйган республика күләмендәге бу чарага безнең районнан Борды авылының "Борды" халык фольклор ансамбле дә барып, тамашачыга үз программасын тәкъдим итте. Шушы ансамбльдә шөгыльләнүче 20 яшьлек Елена Чулакова исә "Керәшен чибәре" конкурсында катнашып, унике кыз...

Бордылылар бүген үз авылларында туып-үскән яшьләрнең керәшен гореф-гадәтләрен, йолаларын югары дәрәҗәдә саклый белүләре, кызыксынулары белән горурлана. Ә менә шундый республикакүләм зур чараларда катнашып, үзләрен яклый алулары, авылны танытулары алар өчен зур куаныч. Узган ел шулай ук Борды кызы Людмила Лаврентьева 21 чибәр арасында икенче урынны алуга ирешкән иде. Быел исә Еленалары бар чибәрләрдән дә уздырды. "Алар икесе дә минем элеккеге укучыларым. Кечкенәдән үк мәктәптәге, авыл тормышындагы бар чараларда катнашып үстеләр. Икесе дә үрнәк гаиләләрдә тәрбияләнделәр. Бүген дә мәдәни мохитнең үзәгендә кайныйлар. Икесе дә бик матур җырлыйлар. Бик горурланам алар белән", - ди авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделмәнова.

Елена бүгенге көндә Яр Чаллы педагогия колледжының музыка факультетында белем ала, быел ул өченче курсны тәмамлаган. Кечкенәдән җырга-моңга гашыйк кыз ул. Гомумән, нәселләре белән моңлылар. Әбисе Елена да җыр яраткан, әнисе Вера фольклор ансамблендә җырлый. Елена да өч яшьтән үк әнисенә ияреп ансамбльгә йөргән. Беренче керәшен җырын - "Безнең ил"не миңа ансамбльнең ул вакыттагы баянчысы Иван Васильевич Чернов өйрәтте. Шул көннән керәшен мәдәнияте белән аеруча кызыксынып киттем", - дип сөйли Елена.

Урта мәктәпне тәмамлагач та ул кая барырга икән дип икеләнеп тормый, тормышын музыка белән бәйләү уе күптәннән була инде аның. Шулай итеп, педагогия колледжының музыка факультетын сайлый. Киләчәктә шушы белгечлек буенча югары белем дә аласым килә, ди кыз. Шулай ук математика, психология, тарих фәннәре белән дә кызыксынуын әйтә.

Ә "Керәшен чибәре" конкурсында катнашу уе Еленага узган ел ук - дусты Людмиланың яклау төркемендә Питрау сәхнәсендә чыгыш ясаганда килә. Ә инде жюри Людмилага призлы икенче урынны да биргәч, бу теләге тагын да көчәя. Уйладым да бардым гына түгел бит әле ул. Беренчедән, керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен, уеннарын, инде килеп милли ашларын белергә кирәк. Киемеңне дә йоласына туры китерү мөһим. Үземнең керәшен күлмәге юк, Зәй районыннан барып алырга туры килде, ди ул. Гореф-гадәтләрне тирәнрәк өйрәнү өчен өлкән яшьтәгеләр белән аралашкан, чиркәү лавкаларыннан китаплар алган.

Сәхнәгә Елена унберенче булып чыга. "Конкурсның визитка өлешендә үк жюри әгъзаларының йөзендә канәгать елмаю күрдем, бу миңа үземне алга таба тыныч тотарга ярдәм итте", - ди кыз. Бу юлы яклау төркемендә аңа "тәҗрибәле чибәр" Людмила Лаврентьева һәм шулай ук Борды кызы Алина Маслова булыша. Икенче өлештә Елена жюри игътибарына Тройсын йоласын тәкъдим итә. Блиц-сорауны да уңышлы гына үтә. Бәйрәм өстәлен дә Елена йоласына туры китереп әзерләгән. Иртәгә Питрау дигән көнне әнисе белән төне буе пешеренгәннәр алар. Өстәлдә җиләк-җимеше дә мулдан, тәкә итеннән ризыклар, салкын эчемлекләр куелган була. Питрау төнендә җыйган үлән шифалы була дигәнне истә тотып, Елена әнисе белән бергә җиде төрле чәчәктән букет туплый һәм аны да өстәлгә урнаштыра.

Җиңүче таҗын кызга ТР Керәшеннәр җәмгыятенең идарә рәисе Иван Егоров тапшыра. Шулай ук Елена "Керәшен чибәре - 2013" дигән дипломга һәм 50 мең сумлык акчалата бүләккә ия булды. "Машина йөртүгә хокук бирүче таныклык алырга хыяллана идем. Шунда укырга барырмын дип торам", - ди ул бүләгеңне нинди максатта файдаланырга уйлыйсың дигән сорауга җавап итеп. Шулай ук узган язда "Прибалтийская весна" дип аталган вокал конкурсында катнашып, "Безнең ил" җыры белән "Халык вокалы" номинациясендә беренче урын алган булган. "Хәзер Эстониягә конкурсның суперфиналына барасы бар. Шуңа әзерләнергә кирәк, кием тектерәсе бар. Калганын шуңа да тотармын ахры", - ди Елена.

Әле шушы көннәрдә генә Елена "Борды" фольклор ансамбле составында Универсиада сәхнәсендә дә чыгыш ясап кайтты. Шунысын да әйтергә кирәк, үзенең бүгенге уңышы өчен кыз ансамбльгә аеруча рәхмәтле. Юк вакытларын бар итеп Питрауга барганнары, чарага әзерләнгәндә һәм бәйрәм вакытында Еленага булышканнары өчен коллективтагыларның һәрберсенә аерым рәхмәт әйтә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният