Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рәхәтләнеп көлдек

Күзкәй мәдәният йортының тамаша залы ул көнне шыгрым тулы иде. Авыл үзешчәннәре әзерләгән спектакльне карарга яше-карты килгән. Минем элек- электән үк тамаша залыннан халык таралганда кешеләрнең каралган тамаша турында фикер алышуларына колак сала торган гадәтем бар. Бу көнне дә: «Үзебезнекеләргә җитми инде», «Ул Айратка комик артист кына булып китәсе калган»,...

«Рәхәтләнеп көлдек», - диделәр. Бүгенге ыгы-зыгылы дөньяда (әле Украина дип борчыласың, атлаган саен бәяләр күтәрелгәнгә үртәләсең, балалар дип ут йотасың) чытык чырайларга әйләнеп барган безләргә нәкъ менә шундый күңелләрне күтәрә, рәхәтләндереп көлдерә, дөньяларны оныттырып ял иттерә торган тамаша кирәк иде.
Үзешчәннәр бу юлы Данил Салиховның «Хатын түгел, аждаһа» исемле комедиясен сәхнәләштергәннәр. Әсәр, жанр таләп иткәнчә, кешене уйландыра торган да түгел, рухи кыйммәтләрне калку итеп чагылдыруны да күздә тотмаган. Кешеләрне көлдерү, рәхәтләнеп ял иттерү максатыннан язылган. Шулаен шулай да, әмма көлдерү өчен осталык, образга керә белү дә кирәк бит әле. Һәм үзешчәннәр бу вазыйфаны тулысынча башкарып чыктылар - артистлар уйный, залдагылар рәхәтләнеп көлә. Ике арадагы менә бу бәйләнеш, бер бөтенлек спектакльнең уңышы турында сөйли дә инде.
Сәхнәнең эшләнеше дә бик килешле: декорация алмаштыруга вакыт сарыф итмәс өчен алдан ук җентекләп уйланылган. Вакыйгалар кино тасмасыдай шома бара. «Уҗымга» кергәләргә ярата торган ике ир Хәйри белән Бәхти (рольләрне Гали Мингалимов белән Айрат Сәхапов искиткеч осталык белән башкардылар) хатыннары Юлбикә (Гөлфия Әхмәтҗанова) белән Әзифәне (Гөлнур Шәйхуллина) алдап, курортка китәргә ниятлиләр. Алдарсың аларны, көтеп тор. Үткен Әзифә Юлбикәне, балаларын үзе карап тору шарты белән, киендереп ясандырып курортка җибәрә. Бәхти белән Хәйри ял йортында рәхәтләнеп типтереп ятканда яңа шәфкать туташы образында, таный алмаслык чибәр кызга әверелгән, Юлбикә пәйда була. Тегеләр белән үзен ул Мәрьям дип таныштыра. Шуннан китә инде хикмәтләр. Укырга барам дип алдап киткән Бәхти дә, Хәйри дә Мәрьямне үзенеке итмәкче. Китә ярарга тырышып ярышулар. Ә Мәрьямгә шул гына кирәк тә: хатыннары турында сөйләтеп серләрен дә ала, утын да ярдыра, җир казыта, өстәвенә, күрше палатаны басканнар, акчаларыгыз булса миңа бирегез, үзем саклармын дип ире Бәхтине дә, Хәйрине дә акчасыз да калдыра. Һәм менә бу вакыйгалар шулкадәр көчле комедия рәвешендә бирелгән, рольләрне башкаручыларга сәхнәдә чумылып эшләргә, тамашаның «тәмен» җибәрмәс өчен аз гына да халтура булдырмаска кирәк иде. Һәм бу бурычны артистларыбызның барысы да менә дигән итеп башкарып чыктылар. Алар уйнамадылар, ә әсәрдәге вакыйгалар эчендә яшәделәр. Залдагы тынып тормаган алкышлар тамашачыларның аларга ихлас рәхмәте иде.
Үзешчәннәрнең бу Халыкара хатын-кызлар көненә авылдашларына әзерләгән бүләге иде.
- Менә ичмасам булдырдыгыз, профессиональ артистлардан ким уйнамадыгыз, сезгә рәхмәтнең иң зурысы, - диде авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев. - Барыгызны да яз бәйрәме белән котлыйм, язлар-җәйләр матур килсен, уңышлар юлдаш булсын.
Мәдәният йорты директоры Гөлнур Шәйхуллина залдагыларны бәйрәм белән котлады. Артистларга, әсәрне сәхнәгә куюда матди ярдәм күрсәткән Руслан Шәйдуллинга, Марсель Садыйковка, Эдуард Гәрәевка ихлас рәхмәтен белдерде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният