Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Районның «супер бабае» Иштирәктә яши икән

Узган атнада Круглое Поле поселогының мәдәният йортында ике районкүләм чара булып үтте - «Супер әби - 2013» һәм «Супер бабай - 2013» бәйгеләре. Соңгысы исә районыбызда беренче тапкыр гына үткәрелә. Әйтергә кирәк, ул бер дә төерле булмады.

«Бабай булуым белән горурланып яшим»
Конкурста барлыгы 4 бабай катнашты. Әйтергә кирәк, бабайлар дулкынлануларына карамастан, үзләрен бик кыю тоттылар. Беренче булып, сәхнә түренә, гармунда уйнап, Бикләннән Рәшит абый Тимергалин килеп чыкты. Залда утыручыларга: «Гармунымны кулымнан бер дә ычкындырмыйм, шатлыкта да, сагышта да уйнап, күңелемне бушатам», - дип сөйләп китте ул. Иштирәк авылыннан килгән Илдус абый Закиров кыскача гына үзенең биографиясен бәян итте. Аннары сәхнәгә оныгы чыгып, «минем бабай - шәп бабай» дип тәмамлап куйды. «Татарстан» совхозы поселогыннан килгән Наил абый Шәймиев чыгышы ахырында, залдагыларны хисләндереп, тормыш иптәше белән җыр башкарды. Ә Круглое Поле поселогы бабае Валерий Широков олы экранда күрсәтелеп барган фотосурәтләр ярдәмендә үзенең тормыш юлы, хезмәт уңышлары турында сөйләде. Вакыты-вакыты белән бабайлар шигырь сүзләрен дә онытып җибәрде, ни әйтергә белмичә аптырап калган чаклары да булды, ләкин бу берничек тә конкурстан алган кичерешләрне бозмады.
«Ярабыз, кисәбез, чокыйбыз - көндәлек тормышны матурлыйбыз»
Әлеге конкурс кысаларында бабайлар жюри әгъзалары хозурына нәрсә белән шөгыльләнүләрен, нинди тормыш алып баруларын тәкъдим итәргә тиеш иде. Менә сәхнәгә умартачы киеменнән, бал күтәреп Валерий Широков чыкты. Ничек итеп үзенең умартачы булып киткәнен сөйләде. Ул шушы нәни генә кортларның ни дәрәҗәдә олы хезмәт башкаруын бәян итте. Валерий абый Яр Чаллы шәһәрендә яшәгән вакытта да, яраткан шөгылен ташламаган, бал кортларын үрчеткән. Кулы алтын, үзе зирәк һәм тапкыр Илдус абый сәхнәгә алъяпкыч киеп чыккан иде. Үзенең ашарга да пешерергә яратканын, йорт эшләрен дә эшләвен әйтте. Жюрины авыл сөте һәм тәмле каймак белән дә сыйларга онытмады! Рәшит абый Тимергалинның да алтын куллы булуын бөтен Биклән беләдер дип уйлыйм. Хәзер инде район да беләчәк. Рәшит абый сандыклар ясау белән шөгыльләнә. Үз гомерендә күпме сандык ясаганын төгәл генә әйтә алмый. Шулай ук ат чанасы да ясаганы булган икән. Наил Шәймиевка да 70 төрле һөнәр дә аз булыр дип әйтә алам. Бабай үз куллары белән агачтан, тимердән өстәл-урындыклар, тәрәзә рамнары, шкафлар, сыерчык оялары да ясаган. Тормыш иптәше аны тагын яхшы механик буларак та атап китте. Чыннан да, бабайларыбыз бик күп талант ияләре булуларын күрсәттеләр.
«Оныкларым - минем таяныч һәм терәк»
Конкурста катнашучы бабайлар үзләре белән таныштыруны дәвам итә. Бикләннән Рәшит абый сәхнәгә чыгу белән:
- Аллага шөкер, балалардан да, оныклардан да уңдым. Бүгенге көндә кадер-хөрмәттә генә яшим дип әйтә алам. Тормыш иптәшем бакыйлыкка күчкәч, тормышым кителде минем. Ярый әле, сәхнә бөтереп алды, инде 20 елдан артык, дустым Илдус Абдуллин белән бергәләп төрле бәйге-чараларда катнашабыз. Икебезнең дә кулыбыздан гармун төшми, - диде дә уйнап җибәрде, аңа Илдус абый да кушылды. Моңланып, өздереп уйнаулары бер кешене дә битараф калдырмагандыр. Ә Валерий Широков әлеге бәйгегә бик иҗади караган. Ул үз чыгышын кызыклы җыр белән җанландырып җибәрә алды.
Сәхнәгә оныгы белән бергә Илдус абый Закиров чыкты.
- Бабай, минем синең белән бергә барасым килә, - дип аптырата кызчык бабасын.
- Кызым, син кечкенә бит әле, - диде Илдус абый, һәм оныгы үпкәләп чыгып ук китте. Ул да булмады Илдус абый үзе белән булган кызык вакыйга турында сөйли башлады. Танылган юмор остасы Алмаз Хәмзин турында булгангамы, Илдус абый үзе кызык итеп сөйләгәнгәме, ул әйтеп үткән вакыйга, чыннан да, кызык булды. Җыелган халык рәхәтләнеп көлеп утырды. Шунда сәхнәгә ясанган-бизәнгән, матур итеп киенгән, кулларына беләзекләр таккан, сумка тоткан, иннек сөрткән, биек үкчәдә көч хәл белән генә басып торучы кызчык килеп чыкты.
- Бабакай, кара мин ничек тиз үстем. Инде бәйрәмгә бергә барабыз, - диде дә бабасы турында җанга үтеп керердәй шигырь сөйләде. Бабай белән онык арасында әйтеп бетерә алмаслык ярату хисе һәм тирән хөрмәт булуы сизелә иде.
Соңыннан сәхнә түренә Наил Шәймиев чыкты. Башта үзе генә җыр башкарса, аннары оныгы чыгып, шулай ук матур җыр башкарды. Бу да залдагыларның күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм.
«Яшьлегем биюләре»
Бу конкурста бабайлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алтын куллы булулары бәрабәренә оста итеп вальс, заманча итеп татар һәм рус халык көйләренә бии дә белүләрен күрсәттеләр алар. Чын артистларча итеп Рәшит абый - татар, ә Валерий Широков рус халык биюләрен башкардылар. Илдус абый белән Наил абый заманча биеп күрсәттеләр. Илдус абый хәтта «Дөньядагы иң яхшы бабай» дип язылган футболка да кигән иде. Аларга карап, залдагыларның һәм жюри әгъзаларының да кушылып биергә теләкләре булгандыр, мөгаен.
Ниһаять, иң дулкынландыргыч мизгелләр килеп җитте. «Супер бабай - 2013» бәйгесенең җиңүчесен район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова бүләкләде. Бу титулга Иштирәктән Илдус абый Закиров лаек булды. Калган бабайларга исә номинацияләр буенча шулай ук бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Конкурс тәмамлануга, бабайларны фотога төшерделәр, якыннары, туганнары, балалары аларны котларга дип сәхнә түренә ашыкты. Мин шул арада Илдус абыйны «эләктереп» алдым.
- Юк, җиңәм дип гел уйламадым мин! Катнашучы бабайлар бик талантлылар, бик сәләтлеләр бит. Аннары җиңү бик мөһим дә түгел иде. Бер рухланып, яшьлекне искә төшереп алырга гына иде исәбем. Шулай да җиңүемә шатмын, - диде ул миңа.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният