Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район сәнгать мәктәбенә – 25 яшь

Сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары юбилейга багышлап әзерләгән йомгаклау концерты елдагыча һөнәри яктан да, чыгышларның музыкаль хореографик бизәлеше ягыннан да югары булды.

"Энергетик" мәдәният йортының фойесында оештырылган иҗат эшләре күргәзмәсе дә зәвыклы һәм күпкырлы булуы белән җәлеп итте. Бәйрәмнең район башлыгы Васил Хаҗиевның сәнгать мәктәбе коллективын, аның алыштыргысыз җитәкчесе Юлия Галишинаны юбилей белән ихлас тәбрикләүдән, һәр укытучыга мактау кәгазьләре һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырудан башлануы йомгаклау концертына аерым ямь-мәртәбә өстәде. Бәйрәмгә килгән беркем дә игътибарсыз калмады: һәр гаиләгә төсле рәсемнәрдән торган буклетлар, ә 186 укучының һәркайсына, юбилей истәлеге итеп, сәнгать мәктәбе эмблемасы төшерелгән футболкалар тапшырылды. Һөнәри дәрәҗәдә башкарылган һәр концерт номеры талантлы сәнгать әсәре, укытучының һәм укучының кабатланмас иҗади табышы буларак иң зәвыклы тамашачының да күңелен яулады.Гомумән, безнең чыгышларны халык һәрвакыт көтеп ала һәм тамашачыларның алкышлары, бәйрәмнән алган матур тәэсирләр укытучыларга һәм укучыларга ел буена армый-талмый иҗат итәргә җитәрлек көч-куәт бирә. Авылларда яшәүче балаларның сәләтен-талантын үстерүгә гомерләрен багышлаган барлык педагогларга саулык-сәламәтлек, иҗат уңышлары юлдаш булсын.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей

2
X