Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Питрау» балалар коллективы Казанда фестивальдә катнашты

Үткән атнаның якшәмбесендә Казан шәһәренең ФИНА паркында (су төрләре буенча 16нчы Дөнья чемпионаты) «Сабантуйның төрле төсләре» («Краски Сабантуя») исеме астында татар фольклор фестивале үтте.

Әлеге чарада Татарстан Республикасының төрле районнарыннан килгән атаклы коллективлар катнашты. Ә безнең район данын Мәләкәс авылының балалар халык керәшен фольклор коллективы «Питрау» яклады. Район балаларының чыгышы барча кешенең дә күңеленә хуш килде. «Питрау»лылар музыкасыз гына җырлый башлагач, фестивальгә җыелганнар аларны тын да алмыйча тыңлап торды. Ә чараны алып баручылар балалар чыгышыннан соң, нинди көчле тавышка ияләр, аһәң белән җырлаучылар дип әйттеләр. Ике сәгатькә сузылган концерт сизелми дә үтеп китте. Без республикабызның иҗат коллективларына сокланып утырдык.

Реклама

Концерттан соң мәләкәслеләр ФИНА паркы буенча сәяхәт кылды. Махсус балалар өчен әзерләнгән уеннарда катнашты, оештырылган күргәзмәне карады, дип хәбәр иттеләр безгә Мәләкәс авылының мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният

2
X