Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Олы илнең матур бер почмагы

«Чишмә башы» («Истоки») районкүләм бәйгесе кысаларында Комсомолец поселогының мәдәният учагында да искиткеч матур чара үтте. Поселогыбыз тарихына багышланган тамашада үзебез яшәгән җирлекнең барлыкка килү тарихын, гореф-гадәтләрне, аның мәдәниятен искә алдык.

Тамашачыларга без кеше гомерендә үтә дә мөһим һәм гүзәл гореф-гадәтләрнең берсен - «Кыз алу» күренешен тәкъдим иттек. «Родник» ансамбле артистлары әлеге гореф-гадәтне залда утыручыларга бар осталыкларын салып, матур итеп күрсәтте. Үзешчән артистларның осталыклары, уңганлыклары сокландырды. Шулай ук поселокның символы, аның гимны да игътибардан читтә калмады. Зал тутырып килгән авылдашлар игътибар белән Комсомолец поселогының логотибы турында сөйләгәнне тыңлап утырдылар. Логотиптагы сары төс - байлык, гаделлек, киң күңеллелек тамгасы. Зәңгәре - ышаныч һәм тотрыклылык, кызыл төс - көч, тормыш, өлгергәнлек, гәйрәт, яшеле исә - яз яшеллеге һәм яңарышны аңлата.

Әлеге кичә дустанә мохиттә, бер тында узды. Тамаша тәмамлангач та, килгән кунаклар залдан туган җирләренә мәхәббәт хисләрен кичереп чыкты. Алар әле озак кына таралышмыйча тордылар, бер-берсенә күргәннәрен кат-кат сөйләделәр. Ә өйләренә якты елмаю һәм күтәренке кәеф белән таралдылар, дип хәбәр итте Комсомолец поселогының күпфункцияле үзәк директоры Анна Шәрифҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев