Мәләкәс авылы «Питрау» балалар фольклор ансамблен Мәскәүгә чакырганнар
Тукай районы Мәләкәс авылының «Питрау» балалар фольклор ансамбле тагын бер зур җиңүе белән уртаклашты. Алар әле җәй көне үрнәк ансамбль исеменә лаек булган иде. 2 март көнне исә «Шатлык» яшьләр үзәгендә үткән шәһәркүләм «Талантлы шәһәр» исемле конкурсның 2 турында катнашты. 6 мартта Яр Чаллы шәһәрендә үткән «Россия Талантлары» ачык халыкара...
Тукай районы Мәләкәс авылының «Питрау» балалар фольклор ансамбле тагын бер зур җиңүе белән уртаклашты. Алар әле җәй көне үрнәк ансамбль исеменә лаек булган иде. 2 март көнне исә «Шатлык» яшьләр үзәгендә үткән шәһәркүләм «Талантлы шәһәр» исемле конкурсның 2 турында катнашты.
6 мартта Яр Чаллы шәһәрендә үткән «Россия Талантлары» ачык халыкара телевизион фестивалендә, хореография номинациясендә катнашып, 1 дәрәҗә лауреат дипломы алды. Мәскәүдән килгән жюри әгъзаләре ансамбльне иң яхшы коллектив дип тапты һәм Мәскәүгә 2 сентябрь көнне узачак Шәһәр көненә чакырды, дип хәбәр итте безгә коллектив җитәкчесе Людмила Адамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев