Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәңге онытылмас моңлы сандугачыбызны искә алдык

Калмаш авылы китапханәсендә Сара апа Садыйкова иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте. Чараны китапханә мөдире Гөлсимә Салихова оештырды һәм истә калырлык итеп алып барды.

Ул сүзен Сара Садыйкованың иҗат юлы белән таныштырудан башлап җибәрде.
- Без бүген татар халкының сөекле композиторы Сара Садыйковага багышланган кичәгә җыелдык. 1 ноябрь Сара апаның туган көне - аның тууына 108 ел. Сөекле композиторыбызга булган мәхәббәтебез еллар үткән саен яктыра, яңа төсмерләр алып, күңелләрне сагышлы яңа кичерешләр дәрьясына сала бара, - диде үзенең сүзендә Гөлсимә Идрисовна.
Онытылмас моңнар бүләк итте безгә Сара апа. Нәрсә соң ул моң? Моң - ул көйнең эчке сыйфаты, эчке байлыгы, җаны. Моң - белем кебек үк, кешенең рухи байлыгы. Сара апаны кечкенә чагында «моңлы бала» дип йөрткәннәр һәм беренче ул халык күңелендә җырчы буларак таныла, хәтта аны «татар сандугачы» дип йөрткәннәр. Әлеге сүзләрдән соң җыелган халык Сара Садыйкова башкаруында яздырылган «Сандугач» җыры яңгырады.
- Сара апа үзенең җырлары белән кешеләргә бәхет, җылылык, илһам өләште. Аның күп җырлары үлемсез, әледән-әле сәхнәләрдә яңгырый, - дип дәвам итә алып баручы. Аннары исә Калмаш авылының «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар башкаруында композиторның «Иртәнге нур» җырына сәхнәләштерелгән композициясе күрсәтелде.
- Кая гына бармасын, Сара апа язасы җырларына илһам, дәрт алып кайта. Туган җиребезнең кайсы төбәгенә генә барса да, җырда мактарлык гүзәллек таба. Аның республикабызның күп кенә авылларына багышланган җырлары бар: «Актаныш таңнары», «Кукмара», «Балтачым», «Арча кичләре» һ.б. Үзебезнең илне, туган җирне, табигатьне чын ярату белән яраткан ул.
- Сара Садыйкованы композитор буларак халык яхшы белә. Ә менә шигырьләр дә язганын күп кеше белми дә. Җанында кайнаган хисләрне ул еш кына шигырь юлларына сала торган була, - диде китапханә мөдире.
«Сыкрый йөрәгем» шигырен Ләйсән Кәрамова укып китте.
- Бүген безнең арада Калмаш балалар бакчасында бик озак еллар пешекче булып эшләп, лаеклы ялга чыккан, хәзерге вакытта авылыбызның «Сәйлән» ансамбле солисты Рәисә Каюмова утыра. Рәисә апа 1968 елда Казанда эшләгәндә Сара Садыйкова житәкчелек иткән хор төркеменә йөргән. Ул: «Сара апа үзенең ансамблендә бердәм гаилә туплады. Яңа җырлар белән бергә башлангыч музыкаль белем нигезләрен дә өйрәтте, күпме яшьләрнең талантына юл ачты, кешелек сыйфатлары тәрбияләде», - дип Сара апаны сагынып искә алды. Соңыннан исә Рәисә Каюмова башкаруындагы «Казан кичләре» җырын тыңлап үттеләр, ә «Вальс» җырына тамашачылар Калмаш мәктәбенең III сыйныф укучылары башкаруында искиткеч матур бию карадылар.
Кадерле композиторыбыз Сара Садыйкова исеме халкыбыз күңелендә аеруча тирән мәхәббәт белән саклана. Заманында популяр драма артисткасы, мәшһүр җырчы һәм татар халкын берсеннән-берсе матур җырлары белән куандырган данлыклы С. Садыйкованы кемнәр генә сагынмый икән! Ул үзе дә бит тамашачыны бик яратты. «Дусларым, туганнарым! Мин сезне бик-бик яратып, якын итеп килдем!» - дип башлаган ул һәр концертын.
Калмаш авылы үзешчәне Фәния Хаҗипова мәшһүр композиторның «Мин сине шундый сагындым» җырын башкарды. Алып баручы кичәне Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская әнисе турында әйткән: «Бәхетле кеше иде минем әнкәем! Безнең күбебез өчен сер булып калган нәрсәләрне белә иде ул! Бәлки шуңадыр да гомере буе эчкерсез күңелле булып яшәде, гүзәллеккә табыну тойгысы аны соңгы сулышына кадәр рухландырып торды», - сүзләре белән тәмамлады, дип хәбәр итте үзәкләштерелгән китапханәләр системасы баш библиографы Гүзәл Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният