Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәләкәснең «Супер керәшеннәр» КВН командасы Казаннан Диплом алып кайтты

Казанда татарча «Шаяннар һәм тапкырлар клубы»ның «Татар лигасы» фестивале үтте. Монда Яр Чаллы, Казан, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләреннән һәм Саба, Тукай районнарыннан, шулай ук Башкортостан Республикасыннан килгән командалар көч сынашты. Безнең районны Мәләкәс авыл җирлегенең «Супер керәшеннәр» җыелма командасы тәкъдим итте.

Фестивальдә 14 команда ярышты. Жюрида республиканың танылган кешеләре булуы гына да фестивальнең ни дәрәҗәдә җитди булуын күрсәтә. Алар: җырчы Илназ Сафиуллин, «Татар лигасы» җитәкчесе Рамил Агдеев, «Татар лигасы»н уйлап табучы Фәридә Таштабанова, «ТРның шаяннар һәм тапкыр клубы» директоры Илдар Фәттахов, «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» рәисе Тәбриз Яруллин, «Татар радиосы» ди-джее Әбри Хәбриев һәм «Сәләт» яшьләр оешмасы җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов. Әлеге мәзәк-шоуны атаклы «Удар татар» КВН командасы авторы һәм артисты Роберт Исламов алып барды.
- Шундый мәртәбәле кешеләр алдында чыгыш ясавы аеруча дулкынландыргыч булды. Шулай булса да, безнең команда каушап калмады, чөнки ныклы әзерлек белән бардык. Команда әгъзалары мәзәкләрен дә, нәрсә эшләргә кирәклеген дә яхшы беләләр, осталыкларын күрсәтү алар өчен мәртәбә дә иде әле, - дип уртаклашты «Супер керәшеннәр» командасы җитәкчесе Людмила Адамова. - Әлеге тапкырлар һәм шаяннар клубы 1998 елда оештырылган иде. Ә хәзерге состав былтыр өр-яңадан тупланды. Район күләмендә оештырылган чараларда катнаштык. Ә быел исә республикага чыгарга булдык.
«Супер керәшеннәр» командасының хәзерге капитаны Валерий Анисимов:
- Без октябрь аенда ук инде Әлмәт шәһәрендә уздырылган республикакүләм КВНның зона турында катнаштык, - диде. - Анда безне «Татар лигасы»ның җитәкчесе Рамил Агдеев күреп алды һәм Казанга чакырды. КВН фестивале Казанның «Ак барс» яшьләр үзәгендә оештырылуы да үзенә күрә дулкынландыргыч булды. Безгә - районыбызда гына катнашып килгән яшьләргә, шундый зур сәхнәгә чыгып, мәртәбәле жюри әгъзаларына үзебезнең осталыкны күрсәтү бик җиңел булмады. Көчле, тәҗрибәле командалар күп иде, ләкин барысы да без теләгәнчә һәм уйлаганча килеп чыкты. Мәзәкләребездән залда утыручылар рәхәтләнеп көлделәр, гөрләтеп кул чаптылар.
- Мәзәкләр бит тормыштан барлыкка килә. Мисалга, дуслар белән сөйләшеп утырабыз, кемдер кызык кына сүз яисә җөмлә әйтеп куя, без аны шул ук вакыт язып куябыз, тагын да кызыклырак итеп булмыймы дип, уйлый да башлыйбыз. Казанда булганда безгә редакторлар булышты. Аларның олы тәҗрибәсе ярдәм итте. Өздереп шуны әйтә алам: КВН - бик җитди уен. Монда фантазияң, хыялың, иҗади офыгың киң булу, зирәклек кирәк. Казанда без күп нәрсәгә өйрәнеп кайттык, алга таба шуларның барысын да уеннарыбызда кулланырбыз, - диде «Супер керәшеннәр» командасының капитаны Валерий Анисимов.
Җыелма команданың тырышлыгы бер дә бушка китмәгән: ул башкаладан «Иң яхшы мәзәк» номинациясендә ТРның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, «ТРның шаяннар һәм тапкырлар клубы» директоры Илдар Фәттахов һәм «Татар лигасы» җитәкчесе Рамил Агдеев кулы куелган Диплом алып кайтты.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КВН «Татар лигасы» фестивале

2
X