Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм итте

Районның мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен быел зурлап билгеләп үтте. Ул көнне авылларның мәдәният йортларында, клубларында эшләүчеләр, тармак ветераннары, шулай ук китапханә хезмәткәрләре район хакимиятенең утырышлар залына җыелды.

Шунысы игътибарга лаек: әлеге кичәдә гомерләрен мәдәнияткә хезмәт итүгә багышлаган олпат затларның да, бүген янып-көеп авыл халкын рухи азык белән тәэмин итүче мәдәният әһелләренең дә, шул ук вакытта әлеге сукмакка яңа аяк атлаган яшь белгечләрнең дә исемнәре бердәй аталды, аларга карата бердәй тәбрик сүзләре яңгырады. Мәдәният хезмәткәрләрен бу чарада район башлыгы Васил Хаҗиев та тәбрикләде. "Сезнең эшегез халыкны ял иттерә. Хезмәтегез белән халык күңелләрен кузгатасыз. Һәм бу миссияне бар кеше дә башкара алмый. Сайлагансыз икән, һөнәрегезгә тугры калыгыз. Авылларда мәдәният йортларының, клубларның эшләве бик кирәк. Районыбызның талантларын барлап, аларны сәхнәгә чыгарасыз, тамашачыларны концертлар, иҗат кичәләре, башка төрле бәйрәмнәр белән сөендерәсез", - дип залда җыелган халыкка рәхмәтен җиткерде.

Мәдәният әһелләре каршында район үзешчәннәре, шәһәрдән килгән кунаклар чыгыш ясадылар.

Мәдәният хезмәткәрләре әлеге кичәдән бик канәгать калган. Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеевадан редакция почтасына да оештыручыларга рәхмәт әйтеп хат килде. "Минем егерме еллык эш дәверемдә мондый очрашу беренче тапкыр үтте. Кичә шулкадәр эчтәлекле булды, күңелләрне кузгатты, залда утыручыларның хәтта күзләре яшьләнде. Берәүне дә игътибардан читтә калдырмаганнары, бүләкләре өчен өчен зур рәхмәт", - дигән юллар бар әлеге хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев