Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Комсомолец поселогында «Әйдәгез әле, әбиләр!» бәйгесе узды

Комсомолец поселогының мәдәният йортында «Әйдәгез әле, әбиләр!» исемле кызыклы бәйге үтте. Конкурста поселогыбызның иң актив әбиләре - Мөслимә Нәфыйкова, Наҗия Вәлиева һәм Нәсимә Ситдиковалар катнашты. Конкурста катнашучы әбиләр беренче турда үзләре, гаиләләре, балалары, оныклары, шөгыльләре турында сөйләделәр. Мөслимә Нәфыйкова үзе белән рэп укып таныштырды. «Алтын куллар» дип аталган икенче турда...

Комсомолец поселогының мәдәният йортында «Әйдәгез әле, әбиләр!» исемле кызыклы бәйге үтте. Конкурста поселогыбызның иң актив әбиләре - Мөслимә Нәфыйкова, Наҗия Вәлиева һәм Нәсимә Ситдиковалар катнашты.
Конкурста катнашучы әбиләр беренче турда үзләре, гаиләләре, балалары, оныклары, шөгыльләре турында сөйләделәр. Мөслимә Нәфыйкова үзе белән рэп укып таныштырды. «Алтын куллар» дип аталган икенче турда жюри хозурына әбиләр үзләре әзерләп алып килгән тәмнүшкәләр, кул эшләрен тәкъдим иттеләр. Мөслимә әби бик тәмле кекслар пешергән, Наҗия әби бәйләнгән оекбашлар, бияләйләр, шарфлар һәм башка эшләнмәләр белән жюрины сокландырды. Нәсимә әби исә каймак һәм катык ясап алып килгән иде.
«Көлсылу» исемле турда әбиләр бәйләнгән күзләр белән алларында торган ярмаларны танып белергә тиеш иде. Катнашучылар бер дә аптырап калмадылар, барысы да ярмаларны дөрес итеп әйтеп бирә алды.
Иҗат конкурсына исә әбиләр өйләрендә әзерләнеп килгән иде. Әйтергә кирәк, бөтен конкурсантлар да әлеге биремгә зур җаваплылык белән әзерләнгәннәр. Мөслимә Нәфыйкова тыпырдап бии башлап, твист биюе белән төгәлләде. Тамашачылар аңа гөрләтеп кул чапты. Наҗия Вәлиева «Ай, былбылым» җырын бик моңлы, йөрәккә үтеп керерлек итеп башкарды. Нәсимә Ситдыйкова сөйләгән кыйссаны бөтен зал тын да алмый тыңлап утырды.
Чара ахырында жюри әгъзалары катнашучы әбиләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр, гел шундый ашкынулы күңелле, актив, саләмәт булып калуларын теләделәр. «Иң креатив әби» номинациясендә - Наҗия Вәлиева, «Иң иҗади әби» - Мөслимә Нәфыйкова, «Иң актив әби» номинациясендә Нәсимә Ситдыйкова җиңүчеләр булып танылды. Залдагылар конкурсантларны алкышларга күмделәр, шундый матур бәйрәм бүләк итүләре өчен кичәне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният