Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кнәз мәдәният йортында песиләр бәйрәме үтте

1 март Россиядә Песиләр көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Кнәз авылының мәдәният йортында «Мәрхәмәтле булып яшәү зарур» дип аталган кызыклы чара үтте. Әлеге бәйрәмнең максаты - балаларга дүрт аяклы дусларыбызны кыерсытырга ярамаганлыгын, аларга карата мәрхәмәтле булырга кирәклеген аңлату.

Бәйрәмгә Кнәз урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, яшүсмерләр чакырулы иде. Мәдәният йортында төрле токымлы песиләрдән торган фото-күргәзмә оештырылды. «Мәрхәмәтле булып яшәү зарур» дип аталган фото-слайдлар да күрсәтелде. Чарага песиләр яратучы Валентина Кохны да чакырдык. Ул үзенең яраткан песиләрен дә алып килгән, алар турында кызыклы итеп сөйләде.
Кнәз авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Раузалия Габдуллина балалар арасында викторина үткәрде, песиләр турында күп итеп сораулар бирде. Залдагылар исә күмәкләшеп шуларга җавап эзләде.
Тәрбиягә песи, эт аласыз икән, сез аның өчен җаваплы булуыгызны беркайчан да онытмагыз дигән фикер кызыл җеп булып сузылды чарада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният