Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Халыкара бәйгедә дә «Мизгел» курайчылары сынатмады

Күптән түгел, 18–22 июль көннәрендә Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты каршында эшләүче «Мизгел» курайчылар ансамбле Сочи шәһәрендә «Радость планеты» VIII – Халыкара фестиваль – конкурсында катнашты. Татар халык көйләренә тезмәне югары һөнәри осталык бельн башкарып, ансамбль I дәрәҗә лауреат исеменә һәм аерым махсус бүләккә – «Халык традиияләрен саклаучы» дипломына, шулай ук 2 кубокка лаек булды. 

«Мизгел» курайчылар ансамбле 2016 елда гына оешты һәм кыска гына вакыт дәверендә райондашларның яраткан коллективына әверелде. Яшь талантлар төрле районкүләм һәм республика конкурсларында һәрдаим катнашып киләләр. Балаларның татар музыка сәнгатенә, аеруча халык уен коралларына һәвәслеге куандыра. Ансамбльнең җитәкчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәзир Фәнир улы Гыймазетдинов. Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында эшләү дәверендә, төгәлрәге, 1988 елда «Яшьлек» вокаль-инструменталь ансамбле оештырып җибәргән иде. Тора-бара ансамбль «Яшьлек» исемен «Мизгел»гә алыштырып куйды. Ә соңгы елларда җырчылар һәм курайчылар бер исем астында чыгыш ясыйлар. Бүгенге көндә «Мизгел» курайчылар ансамбленә 8–12 яшьлек мәктәп укучылары йөри. Киләчәктә дә курайда уйнарга теләүчеләр шактый! Монысы бигрәк тә зур сөенеч! Күптән түгел балаларыбызга әти-әниләре үз хисапларыннан матур сәхнә костюмнары тектерделәр. Әти-әниләрнең дә балалары белән бер иҗат ялкынында януы, музыкага, татар сәнгатенә булган мәхәббәтне бергәләп бүлешүе – икенче сөенеч!
 Гап-гади авыл балаларының шундый мәртәбәле фестиваль – конкурста катнашуы, илебезнең Ставрополь, Краснодар, Пенза, Амур, Сахалин, Ростов, Магадан, Иркутск, Новгород, Омск, Волгоград, Астрахань өлкәләреннән, шулай ук Мәскәү, Нальчик шәһәрләреннән, Башкортостан, Дагестан, Чечня, Коми, Алания республикаларыннан, Белоруссия һәм Казахстаннан килгән балалар белән көч сынашуы – үзе зур горурлык. 
Күренекле жюри әгъзалары – Мәскәү ГИТИС югары институты профессоры Сергей Филатов, Сочи мәдәният колледжы укытучысы Илона Маевская, Осетия мәдәният институты аспиранты Коста Джиоти, Ставрополь өлкәсендә 2001 елга кадәр мәдәният министры булып эшләгән Александр Марковлар һәр конкурсантның чыгышын бәяләп, үз нәтиҗәләрен чыгардылар. Әйтик, А.Марков безнең ансамбльне югары бәяләп, болай диде: «Балаларыбызның халык музыкаль традицияләре белән шулай тирәнтен кызыксынуы, яратып иҗат итүе, халык җәүһәрләрен сакларга омтылуы ихлас сөендерә!» Бу сүзләр районыбызның һәм Татарстанның данын яклап чыгыш ясавыбызга иң югары бәя дип уйлыйбыз. 
 Фестиваль-конкурстан соң балаларыбыз Сочи шәһәре буйлап экскурсиядә булдылар, күренекле Дендрарий паркын һәм Адлерның Океанариум – Аквариумын карадылар , Кара диңгездә рәхәтләнеп су коендылар, аквапаркында күңел ачтылар. 
 Бу искиткеч сәяхәттән яңа көч һәм энергия алып туган авылыбызга кайтып кердек. «Рәхәт булса да торган, йөргән җиребез, барыбер үзебезнең туган авылыбызга җитми инде!»– диеп көлеште балалар. Форсаттан файдаланып, Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре исеменнән талантлы балаларыбызга – «Мизгел» ансамбленә һәм аларның әти– әниләренә чын күңелдән рәхмәтебезне әйтәсебез килә! Алга таба да мәртәбәле бәйгеләрдә чыгыш ясап, күркәм җиңүләр яуласыннар. Татарның милли моңнары буыннардан-буыннарга җитсен, югалмыйча халкыбыз күңелендә яшәсен, дигән теләктә калабыз.

Дилбәр Гыймазетдинова, 
Яңа Бүләк авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев