Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кече Шилнәдә халык фольклор ансамбльләре фестивале узды

27 гыйнварда, Кече Шилнә мәдәният йортында, "Чишмә башы" дип аталган районның халык фольклор ансамбльләре фестивале узды. Анда шулай ук танылган рус рәссамы И. Шишкинга 180 ел тулу уңаеннан "Кышкы күренеш" дип аталган рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылган иде. Мәдәни мирасны саклау, киләчәк буынга җиткерү, башкару осталыкларын үстерү максатыннан уздырыла торган бәйге...

Фестиваль бер сулышта үтте. Шунысы куанычлы, фестивальдә өлкән яшьтәге апа-абыйлар белән беррәттән яшьләрдән торган фольклор ансамбльләр дә катнашты. Әйтик, Иштирәктән килгән "Яшьлек" фольклор ансамбле "Туй йоласыннан өзек" күрсәтте. Татар халкында бүгенге көнгәчә сакланып калган гореф-гадәт, йолалар белән баетылган бу театральләштерелгән күренешне һәркем яратып тамаша кылды. Мәдәният йорты диварларында чиратлашып әле керәшен, әле татар, әле рус көе яңгырады.

Һәрбер халыкның җыры үзенә генә хас аһәңле, моңлы, кабатланмас, матур төсләр белән бизәлгән. Кнәз авылыннан килгән "Русский звон" фольклор ансамблендә йөрүчеләрнең "Тройсын" бәйрәмен сәхнәләштерде, Мәләкәс "Питрау" ансамбле әзерләгән "Питрау" күренешен, "Борды" фольклор ансамбле башкаруындагы керәшен җырлары, калмашлыларның "Көтүче белән сыер савучы" композициясе, Күзкәй авылы мәдәният йорты каршында эшләүче "Әллүки" фольклор ансамбленең "Чишмә буенда кичке уен"ын жюри әгъзалары да, тамашачылар да зур кызыксыну белән күзәтте, яратып кабул иттеләр.

Реклама

Фестиваль нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Бу җырлы-моңлы, уен-көлкеле бәйгенең иң күңелле минутлары булгандыр, мөгаен. барлык коллективлар да зур әзерлек белән килгән иде. Ниһаять, җиңүчеләр исеме аталды. Бикләннең "Хәтфә" фольклор ансамбле әзерләп килгән "Кич утыру - Тукайны сагыну" күренеше төп призга лаек булды. "Композицияле фольклор" номинациясендә "Әллүки"- I урынга, Бәтке мәдәният йортында эшләп килүче "Ладушка" фольклор ансамбле II урынга чыкты. "Җыр фольклоры" номинациясендә Кече Шилнәнең "Сударушка"сы - I урынны, бордылылар II урынны алды. Ә "Яшьлек" ансамбленә, иң яшь коллектив буларак, махсус приз тапшырылды.

"Кышкы күренеш" рәсем күргәзмәсендә һәркем катнаша алды. Иң яшь рәссамнар Кече Шилнә авылының "Колосок" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булса, иң өлкәне Бәтке авылында яшәүче 75 яшьлек Э. Лапаева иде. Мәртәбәле жюри җиңүчеләр билгеләде. К. Садриев (Кече Шилнә) - I урынны, В. Корнилов (Кнәз) - II урынны, З. Диннихәмәтов (Кнәз) эше III урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык фольклор фестивале

2
X