Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Калмиядә җирле шагыйрә Зөләйха Закированың иҗат кичәсе узды

Калмия авылы китапханәсендә шагыйрә Зөләйха Закированың «Яшьлегемә кире кайтыр идем» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды. Чара бик җылы мохиттә, Зөләйха ханымның иҗат юлы, шигырьләрен уку белән аралаштырып үтте.

Зөләйха Закирова бик күп еллар Калмия мәктәбендә укытучы, профсоюз оешмасы рәисе, райондагы ана теле укытучыларының остазы - методисты вазыйфаларын башкарган, клубларда исә - авыл халкының яраткан җырчысы һәм үзешчән режиссеры, биш бала анасы, гомумән, олы җанлы, ихтирамга лаек кеше.
Кичәдә җирле шагыйрәнең тормыш юлына да тукталдылар. Ул Минзәлә районының Иркәнәш авылында туган, Актаныш районының Зөбәер авылында балачагын уздырган, Минзәләнең Бикбау авылында урта мәктәпне тәмамлаган, ә хәзерге вакытта исә Калмия авылында яшәп иҗат итә.
Нәкъ мәктәптә укыган вакытта аның характерында тәвәккәллек, тиктормаслык, үз эшен азагына кадәр җиткерү, активлык, эзләнүчәнлек кебек сыйфатлар формалаша. Зөләйха VII-IX сыйныфларда дружина советы рәисе, X-XI сыйныфларда исә комсомол секретаре итеп билгеләнә. Мәктәптән тыш чаралар үткәрү белән берлектә, ул спорт белән шөгыльләнә, шигырьләр яза башлый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабуга педагогия институтының филология бүлегенә керә, 2 ел укыгач, Бикбауга кайтып, әнисе янында татар теле укыта башлый. Татарстанның атказанган укытучысы исемен йөртүче Мәшһүдә Фазлыева кызның остазы да, чын дусты да була. Монда да тик кенә утырмый шагыйрә! Сәнгатькә, иҗатка, сәхнәгә тартыла башлый. Озак уйлап тормыйча, Алабуганың культура училищесына укырга керә, театр режиссурасы бүлеген төгәлли. 1974 елда Зөләйха ханым читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының татар теле бүлеген дә уңышлы гына тәмамлый. 11 ел Бикбау мәктәбендә укытканнан соң, тормыш аны районыбызның Калмия авылына китерә. 1983 елда ике баласын ияртеп, Зөләйха ханым әлеге авыл җирлегенә килеп төпләнә. Аның тагын 3 баласы дөньяга килә, моннан тыш, тәрбиягә бала алып та үстерәләр.
Кичәдә аеруча да Зөләйха Закированың тормыш авырлыкларына бирешмичә, җил-давыллардан курыкмыйча алга атлавын, юл ерып баруын да билгеләп үттеләр. Шәхси авырлыкларны җиңгәндә дә ул милләт язмышы белән кызыксына.
Бәйрәмдә мәктәп укучылары Зөләйха ханымның бик күп кенә шигырьләрен укыдылар, шагыйрә үзе дә иҗатка ничек кереп киткәне турында сөйләп үтте. Шуны әйтергә кирәк, Зөләйха Закированың «Калмиям - туган оям» исемле шигыренә Зөфәр Хәйретдинов көй иҗат иткән. Хәзер исә әлеге җыр Калмия авылының гимны булып тора дисәк, бер дә ялгыш булмас.
Калмия авыл җирлеге башлыгы Нияз Гыйльфанов һәм район китапханәләр системасы директоры Гөлүсә Фәхруллина Зөләйха ханымга алга таба да зурдан-зур уңышлар теләп, иҗат чишмәсе суының саекмавын, авылдашларын гына түгел, ә бөтен район халкын яңадан-яңа шигырьләр белән сөендереп торуын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният Зөләйха Закирова шагыйрь