Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илһам Шакиров музеена бардык

Балалар сәнгать мәктәбенең Круглое Поле филиалы укытучылары һәм укучылары - барысы 54 кеше Яңа Бүләккә Илһам Шакиров музеена экскурсиягә бардылар.

Хореография һәм музыка бүлегендә шөгыльләнүче балалар танылган татар җырчысының тормыш һәм иҗат юлы белән бик теләп танышты. Матур табигать күренеше, музейның киң һәм якты заллары, фотогалерея, экспонатлар һәркемдә соклану тудырды. Илһам Шакиров җырларының электрон вариантын хуҗалар укытучыларга бүләк итеп тә бирделәр. Экскурсияне оештыруда Круглое Поле авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиева ярдәм итте, транспорт белән тәэмин итүдә булышты. Яңа Бүләк мәдәният йорты директоры Нәзир Гыймазетдиновка һәм сәнгать җитәкчесе Дилбәр Гыймазетдиновага безне җылы каршылаганнары һәм җырчының иҗаты турында тәфсилләп сөйләгәннәре өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният