Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Һиндстанга үлеп гашыйк мин», – ди Нурсинә Рәхмәтуллина

Яр Чаллы шәһәренең «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында төрле милләт вәкилләренең җәмгыятьләре үз эшчәнлекләрен алып бара. Алар арасында чуваш, керәшен, удмурт, әрмән милләтләре бар. Бүгенге сүзем исә 1998 елдан бирле эшләп килүче һинд мәдәнияте үзәге «Сарасвати» бию студиясе турында булачак.

Һиндстан иле серләренә төшендерергә, аларча матур итеп биергә «Сарасвати» бию студиясендә өйрәтәләр. 15 ел эшләү дәверендә монда күп кенә кызлар һинд биюе нечкәлекләрен үзләштерә алган. Хәзерге вакытта студиядә 3 җитәкче эшли: Анастасия Мөхәммәдиева, Инна Нихорошкина һәм Лилия Әхмәтшина. Кече төркемдә - 7, урта төркемдә 9 бала, ә төп составта 19 кеше.

- Без ел саен күптөрле чараларда катнашабыз: 1 май, Сабан туе, Яшьләр, Шәһәр көннәре һ. б. Бию конкурсларында да чыгыш ясыйбыз. Мәсәлән, урта төркемгә йөрүче солистка Ләйсән Хәмәдиева «Вихри танца» дип исемләнгән республика конкурсында I урын алды, төп состав артистлары Уфада уздырылган Башкортстан биючеләре ассоциациясенең «Җәмилә» конкурсы лауреатлары булдылар. 27 апрельдә Башкортстан һәм Һиндстан элемтәсенең 40 еллыгына багышланган фестивальгә барырга җыенабыз, - диде «Сарасвати» бию студиясенең алып баручы солисткаларының берсе Айгөл Рәхимова.

Һинд биюен өйрәнү җиңелләрдән түгел. Анда тәнең генә хәрәкәтләнми, кешенең күзләре, куллары, хәтта мимикасы да нәрсәдер сөйли. Шуңа да һәрбер ясаган хәрәкәтеңне уйлап эшләү мөһим. Һиндстан мәдәнияте үзенә бер төрле серле дөнья, аңа һаман да ныграк тартыласың. Һаман биисе, искиткеч гүзәл костюмнар тектерәсе, үзеңнең осталыгыңны бар дөньяга күрсәтәсе килә. Шундыйлар рәтенә «Сарасвати»га инде икенче ел яратып йөрүче Түбән Суыксу кызы Нурсинә Рәхмәтуллинаны кертергә була.

Ел саен «Сарасвати» бию студиясе Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда үзенең концертларын махсус күрсәтә. Шушы көннәрдә мин дә бу бик матур тамашаны күреп кайттым. Бизәлгән сәхнә, нәкъ һинд кызлары һәм егетләре кия торган киемнәр, күптөрле муенсалар, беләзекләр, алкалар. Сценарийны төзүчеләр Наилә Иванова белән Мария Санарова быелгы чыгышларын үзенчәлекле итеп ясау максатыннан, концертны спектакль формасында әзерләргә булганнар. Монда кызлар үзләрендә актерлык сәләтен дә ача алган.

Быелгы тамаша «Әйдәгез биергә!» дигән исем астында һәм ерак Һиндстан иле буенча сәяхәт формасында үткәрелде. Тамаша залына кергәндә кунакларны «стюардессалар» каршы алды, алар Һиндстан иле буйлап сәяхәткә чыккан «самолетка» кешеләрне чакырып торды, ә «пассажирлар» бик теләп «салонга» үтте. Концерт башланыр алдыннан теләгәннәр үзләренә һинд әйберләре сатып ала алды, сарига бөркәнеп фотога төште, кулларына мехенди белән төрле бизәкләр ясатты, моннан тыш, төрле тәм-томнарны да авыз итеп карарга була иде.

Реклама

Үзенчәлекле самолет - тамаша залы - алкышлар астында бию студиясенең катнашучыларын каршы алды. «Сарасвати»ның кызлары һәм егетләре Һиндстан әләменең төсләре кергән матур кулъяулыклар тотып, сәхнәгә чыкты. Алга таба барысы да һинд киноларындагыча булды. Тамашада катнашкан 30 биюче төрле костюмнар киеп, төрле биюләр башкарды.

Кече төркемгә йөрүче нәни биючеләрне тамашачылар канатланып каршы алды. «Агая» дип аталган биюне 6 сабый башкарды, аларның иң кечкенәсенә - 3(!) кенә яшь. Тагын бер үзенчәлекле номер - шәмнәр тотып бию. Монда җырның сүзләрен аңламасам да, аның мәхәббәт, юксыну, ярату турында икәнлегенә төшендем, моны биюче кызлар да төгәл күрсәтә алды дип әйтә алам. Рок-н-ролл элементлары кергән «Kajra re» биюе дә тамашачы күңеленә хуш килде. Артистларга басып кул чаптылар. Гомумән, концертның һәрбер номеры бик матур, истә калырлык булды.

- Мин инде 3 ел биим, үземне биюсез гел күз алдыма китерә алмыйм. Ул мине яшәтә һәм бары тик һинд биюләре аша мин үземә төрле образлар тудырам, кыю, тәвәккәл булырга өйрәнәм, - диде миңа Айгөл.

Кемдер моңлы итеп җырлый, кемдер сәнгатьле итеп шигырь сөйли, кемдер музыка коралларында яхшы уйный, ә кемдер үз тормышын биюдән башка күз алдына китерә алмый. Шуңа да йөрәгегез кушканын сайлап алыгыз, яраткан шөгылегез сезгә рәхәтлек һәм җан тынычлыгы китереп торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният